Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Көчегезне сынап карагыз! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Май 19, 2011 06:11

Хөрмәтле кулланучыларыбыз, кунаклар! Күпләрегезнең аттестация өчен тест тапшырасыгыз бардыр. Өйрәнеп бетермичә, акча туздырып йөрмәсеннәр дип без сезгә әлеге тестның "игезәген" тәкъдим итәргә булдык. Казандагы тест тапшыру "җайланмаларыннан" безнеке һич тә калыша дип уйламыйм, чөнки тест тапшыру өчен кирәк булган барлык сораулар да кертелде. Җәмгысы 205 сорау, Сез тест үткәндә 35 е тәкъдим ителәчәк (сораулар һәр биргәндә автомат алышынып тора). Әгәр бездә тестны уңышлы үтеп, Казанда тапшыра алмасагыз, "Мин белә идем, ник болай бу?",- дип күкрәк кагып хокукларыгызны яклый аласыз!!! Уңышлар сезгә, тестны сайтыбызның төп битендә, уң блогындагы "Көчегезне сынап карагыз!" бүлегендә таба аласыз!

Сорауларыгыз булса оялмагыз, әйтегез!

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 4.67
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #3 RE: Көчегезне сынап карагыз!Венера Гәрәева 19.05.2011 22:21
Булат, методик сандыктагы тест сораулары арасында 6 нчы сорауга җавап шикләндерә. Менә бу сылтама буенча кереп карагыз әле: http://www.portal-slovo.ru/pre_school_education/36629.php
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Көчегезне сынап карагыз!Булат Шакиров 19.05.2011 21:15
Сорауларын һәм дөрес җавапларны билгеләп миңа җибәрсәгез куярмын, тик ул байтак вакытны ала торган эш
Өземтәләргә
 
 
0 #1 ТестВенера Гәрәева 19.05.2011 20:56
Булат, бу тестларның тәрбиячеләргә дигәнен дә куя аласызмы? Мин үзем шәхсән ул тестларны бирдем инде, башка тәрбиячеләр дә бар бит.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.