Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сез ишетмәдегезме? PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Май 22, 2011 09:41

Бездә 3 тиенгә хезмәт хакы арттырасы булсалар ярты ел сөйлиләр бит, бөтен интернет, радио-телевидение шул хәбәр белән тула. Узган ел да башлангыч сыйныф укытучыларының ставкасын 20 сәгатьтән 18 гә калдырырга дип "гөҗләделәр" дә, бетте шул килеш. Менә 2-3 көн элек әлеге ставка 18 сәгатьткә быелның февраленнән үк калдырылган икән дигән имеш-мимешкә юлыктым әле. Бу чыннан да шулаймы соң? Әлбәттә бу сорау күбрәк безнең профсоюз комитетларын борчырга тиештер инде, алар безнең хокукларны якларга, алар безгә һәр яңалыкны җиткерергә тиештер, тик профсоюз безгә үзебездән тотып калган 1 % хезмәт хакыннан елга бер "ёлка күчтәнәче" бирүдән әллә ни ары китә алмый шул, Һәрхәлдә минем үземә җирле профсоюзның файдасы тигәне юк. Һәрчә быелгы уку елында укытучыларның хокукларын кысу буенча профсоюз "тыкшынырлык" берничә очрак булса да.  Мин фикеремне әйттем, ә бу кемнәрнең "күңеленә" турыдан-туры кагыла, языгыз, кире кагыгыз, бәхәсләшегез.

 

Нишләп бөтен яңалыкны мин иң соңыннан ишетәм икән? Интернетны да гел күзәтеп барам инде, югыйсә.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Май 22, 2011 09:03
 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 RE: Сез ишетмәдегезме?Зәлбирә Шәйхразиева 06.06.2011 13:14
Гафу итегез, хөрмәтле укытучылар. Ставка 18 сәг. калдырылганмы, юкмы, беләсе иде бит әле?!Бездә, Башкортостанда, яңы уку елыннан гына диделәр.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Сез ишетмәдегезме?Венера Гәрәева 23.05.2011 22:28
Профком - ул хезмәт кешеләренең урысча әйткәндә интересларын якларга тиешле җәмәгать оешмасы. Ул эшчеләргә чыршы бәйрәменә күчтәнәч таратып утыручы гына оешма түгел. Аның вәкаләтләренә санаторийга юлламалар бирү дә керә һ.б. бик күп нәрсәләр. Әгәр профком рәисе булып берәр фанат эшләсә, өстәвенә бу хезмәт түләүле дә(!) булса, бездәге эш шартларына чит илдәгеләр дә кызыгырлар иде.Коллектив хезмәт килешүен укып танышыгыз, кайбер сорауларга җавап табарсыз. Тик барысы материаль тәэмин итүгә барып терәлә. Анысы инде безнең илдә тормышка ашмаячак нәрсә, түрәләрдән калмас дип әйтүем.(P.S.Мин үзем профком рәисе түгел әлегә, тәкъдим бар,уйлыйм:алын ыргамы, юкмы бу эшкә.)
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Сез ишетмәдегезме?Булат Шакиров 23.05.2011 20:15
Алайса, мондый сорау: ул очракта профсоюз ник кирәк? Без башлангыч мәктәпкә профсоюз килеп үткәрми бит бәйрәмне, олы йортта ни бар, кече йортта шул бар дигәндәй, үтә бит бәйрәмнәр профсоюзсыз да.Мин аңлыйм , шул ук укытучылар профсоюз рәисләре, алар берни дә эшли алмыйлар, елга буе кәгазь чыгарып кайдадыр отчет бирүдән башка, анда язылганнар үтәлсә, без патшадан аз гына ким булыр идек. Көчләп-көчләп куялар инде мескеннәрне профсоюз рәисе итеп сайлап. МИн профсоюз рәисләрен яманламыйм, ә ник кирәк соң ул дип сорыйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Сез ишетмәдегезме?Лилия Таҗетдинова 23.05.2011 20:09
Фәния Бәдгетдиновна белән килешәм. Чыннан да профком бернәрсә дә эшли алмый.Профсоюз җыелышында сез законнарны белергә, укытучыларны якларга тиеш диләр. Профсоюз председателе нәрсә эшли ала,ул да шул гади укытучы,законна рны белеп кенә кемнедер яклап булмый,дәүләт үзе безне читкә типкәндә.Профком бәйрәм генә үткәреп утырырга тиеш түгел ул дип тә өстиләр әле. Бәйрәмең тиешле дәрәҗәдә үтмәсә синнән дә начар кеше юк,ә әйбәт үтә икән, сине искә алучы да юк.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 Сез ишетмәдегезме7Гайсина Фәния Бәдгетдиновна 22.05.2011 21:56
Бу язмаң күпләрнең авырткан сөяленә баскандыр.Быел эш стажым 30га тула,тик мин аңлый алмый гаҗизләнәм: ник башлангычлар шул ук хезмәт өчен кимрәк алалар? Югыйсә,башлангы чта бик сабырлар гына эшли ала. Авыл җирендә әле күбебез 2 шәр сыйныф белән эшли. Ул хәбәрне без дә ишеткән идек. Әмма тормышка ашканын ишетмәдек. Ә профсоюз документларга кул куйганда гына кирәк. Безгә инде ёлка күчтәнәче дә юк-балалар үсте. Профком шул ук мескен укытучы инде ул- бушка эшләнә торган җәмәгать эшен кем эшләсен тагын?
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.