Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кызык.... PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Май 23, 2011 09:12

Ай-һай хәйләкәр дә инде безнең гүзәл затларыбыз, менә ни диләр бит:

Язмыш каерса канатын

Гомеребез түрендә.

Мине көтәрсең микән?

Оҗмах капка төбендә.

Кызык, нигә әле без алданрак "китеп", сезне көтеп торырга тиеш ди. Бик оҗмахка эләгәсегез килсә, алданрак үзегез барыгыз да, көтегез.СмеётсяШулкадәр инанган халык ирләрнең аз яшәгәннәренә, җыр буе и мактый ирен, әйбәт яшәдек, яраттым, синең белән рәхәт иде дип. Шулай да иреннән иртәрәк "китәсе" килми тегенең, анда да без барып чират алырга тиеш?! Менә ышанып яшә син шуларга?Смеётся

И алдыйлар инде , без "мунчалалар"ны!

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 4
Тавыш бирде: 3

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #7 RE: Кызык....Илүзә Гайбадуллина 18.06.2011 21:36
Ирләр бит безнең таянычыбыз. Алар алдан юл салып барганда гына без иркен сулыйбыз, ышанычыбыз арта. Шуңа ахирәттә дә алар безнең ышанычлы терәгебез булырга тиеш.
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: Кызык....Венера Гәрәева 23.05.2011 22:35
Булат, без "җүнсез" булсак та, бездән башка тора алмыйсыз бит әлегә. :-)
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Кызык....Булат Шакиров 23.05.2011 21:58
Quoting
Ә җитди итеп әйткәндә, укыган-ишеткәннәр, күргән-белгәннәр буенча шуңа инанасың,хатыны үзеннән алдарак ахирәткә күчкән ирләр - чынлап торып бәхетсез кешеләр.

200% ка килешәм сезнең белән Венера, ходай сез "җүнсезләрдән" соңга калдыра күрмәсен!!!Каңг ырап йөри-йөри , саргаеп үләрсең!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Кызык....Венера Гәрәева 23.05.2011 21:50
2 көн генә керми торган идем сайтка, чыннан да кызыклы язмалар пәйда булган монда.Әле дә ярый минеке укымый бу язманы. Теләктәш табуына сөенеп туймас иде. :-) Ә җитди итеп әйткәндә, укыган-ишеткәннәр, күргән-белгәннәр буенча шуңа инанасың,хатыны үзеннән алдарак ахирәткә күчкән ирләр - чынлап торып бәхетсез кешеләр. Монда сүз олы яшьтәге кешеләр турында бара. Ахыр чиктә нәрсә генә әйтсәк тә, язсак та һәр кеше Ходайдан язган кадәр гомерен яши. Парлыларга парлы булып гомер кичерергә, парсызларга пар табарга насыйп булсын.
Хөрмәтле ир-егетләребез, сез безгә бик кирәк, сездән башка тормышның яме дә булмас иде.Язмыш канатларыбызны каермасын!
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Кызык....Лилия Таҗетдинова 23.05.2011 20:14
Ир- егетләргә бездә хөрмәт зур,исәпне тигезләргә ай-һай авыр булыр...
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Кызык....Булат Шакиров 23.05.2011 20:08
Ябыштырдыңмы Лилия ханым? Ярар әлегә 1 гә 0 булып торсын?!Ходайның башланмаган бик күп көннәре бар әле, исәпне тигезләрбез! :P
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Кызык....Лилия Таҗетдинова 23.05.2011 19:57
Ир-баш, хатын-муен. Муен баштан алда йөри алмый, шулай булгач хөрмәтле ир-егетләребез чират тагы беренче сезнеке булып чыга инде.Нишләтәсең бит...
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.