Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сабантуй-2011 PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Июнь 12, 2011 09:42

Рәсемгә басыгыз!!!

Илләр тыныч, еллар имин булсын!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Июнь 12, 2011 10:01
 

Агымдагы рейтингы: 4.71Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: Сабантуй-2011Раушания 16.06.2011 12:15
Булат, менә мин дә, ниһаять, яңадан дөньяга әйләнеп кайтып маташам бугай. Ай-һай, бу ЕГЭ дигәннәре кешене бетерә икән. Минем халәтемне үз баласы ЕГЭ биреп караган кеше генә аңлый ала.Ләкин уем белән балам өчен кайгырсам да, кайчакларда интернет дөньясын гизәргә дә вакыт тапкаладым, язарга гына җитешеп булмады. Һәм синен сайтыңдагы бик матур күренеш минем йөрәгемне телгәләп үтте. Ник дип сорарсың инде. Җавап бирәм. Бездә соңгы 10-15 ел эчендэ бирнә җыю бөтенләй юк дип әйтсәм дә була. Тамга өчен генә бер-ике урамнан җыялар инде, анысы да элеккегечә итеп түгел. Иң аянычлысы - балаларыбыз моны күреп үсми һәм тагы бер ягы бар әле. Сабантуе җитә башласа, карт әниләребез, бүләк җыярлар дип, сандыкларыннан бирнә әзерләп куялар да җыелмыйча калгач, кире, уфтана-уфтана, тыгып куялар. Менә шулары бик тә кызганыч инде аның. Инде бу турыда газета хезмәткәрләренә дә әйтеп карадым, файдасы гына тимәде. Күрәсең, берсенең дә артык мәшәкатьләнеп йөрисе килмидер инде. Эшләр болай барса, бер дә күңелле булмас инде. Нишлисе булыр.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 СабантуйВенера Гәрәева 14.06.2011 23:41
Quoting
Заманында мин дә күп җыйдым аны, әмма бик нык картаеп киләбез шул инде.

Нинди картаю булсын ди кырыкта, яшьләр бер якта торсын әле. Бик бетереп ташламагыз инде үзегезне.Иске гвардия - иң ышанычлысы.Үзем дә кырыкны куып барам, картайдым дип уйламыйм, дөресрәге, картаерга бирмиләр әле, аллага шөкер.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Сабантуй-2011Булат Шакиров 14.06.2011 23:10
Quoting
Бик күңелле,матур ролик өстәгәнсез,Була т. Балтачта әрәпә җыярга ел саен тәрбиячеләрне, укытучыларны, социаль хезмәткәрләрне чыгаралар.(Бу тигезсезлеккә кайчагында ачу да килә.)

Тигезсезлек дип әйтмәс идем инде мин . монысы белән килешмим, гомер-гомергә интелегенция оештырды инде ул Сабантуйны, бездә укытучыларны да тәрбиячеләрне дә бу эшкә мәҗбүри җәлеп итмиләр, мәдәният хезмәткәренең генә бу турыдан-туры вазыйфасы санала. калганын да яшьләр һәм балалар инде. Заманында мин дә күп җыйдым аны, кызык мероприятие,ләк ин акрын, әмма бик нык картаеп киләбез шул инде.Валлаһи укытучы булмасам авылдагы балаларны танымас та идем, шулар янында чуалгач кына таныйм, я әти-әнисенә ошатып.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 СабантуйВенера Гәрәева 14.06.2011 23:01
Бик күңелле,матур ролик өстәгәнсез,Була т. Улым аеруча ошатты,кабат-кабат күрсәтүемне сорады. Сездә бирнә җыялар икән сабантуйга, менә белдем инде хәзер. Бездә әрәпә җыю дип атала. Балтачта әрәпә җыярга ел саен тәрбиячеләрне, укытучыларны, социаль хезмәткәрләрне чыгаралар.(Бу тигезсезлеккә кайчагында ачу да килә.)Милли киемнәрдән, кыңгыраулы-чуклы атлар, гармунчылар белән әрәпә җыябыз Балтач буйлап сабантуйга бер атна кала.Ахырдан хәйран гына ардырса да, бик күңелле үзе әрәпә җыю.Атна буена җитәрлек адреналин аласың ул көнне. :roll:
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.