Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Россияне акыл белән аңлап буламы? PDF Бастыру E-mail
җомга, Июнь 17, 2011 02:42

Юктыр, җәмәгать. Бу әйтемне юкка гына әйтмиләр бит, гомумән әйтемнәр алар ныклы дәллилләнгән булалар. Сүзем руль артында йөрүчеләргә килә торган конверттагы "сәлам хатлары" турында барыр. Берне алдым әле кичә генә. И сөендем инде, дәүләтебезнең безнең иминлекне кайгыртуына. Шулай булмыйни?! 90 км/сәг тизлек белән барырга тиешле җирдән 103 км/сәг белән барганмын икән ич! Юлда берүзем, бер хәрәкәт булмаган вакыт иде. Юллар да начар түгел. Бездә, рәхмәт анысы өчен, соңгы елларда юлларны бик нык яхшырттылар, ләкин сорау туа: боларны бездән штраф күбрәк җыяр өчен эшләделәрме икән әллә? Югыйсә 90км/сәг тизлек районара юлда 21 гасырда ул бит инде ташбака тизлеге, үзебезнең илдә чыккан машиналарны никадәр генә эттән алып беткә чаклы сүксәк тә, алар өчен дә бу тизлек җәяү барган кебек, димәк, иң беренче чиратта тизлек чикләү планкасын 120 км/сәг кә күтәрүдән башларга кирәктер дә бит эшне. Юк инде, алай бит акча җыеп булмый, миңа килгән сәлам хаты да ул очракта дөрес булмас иде. Моның белән аварияләр санын чиклибез дип уйлыйлардырмы? Белмим, бик шикләнәм, бары тик юлда йөрү культурасын күтәрсәк кенә аварияләр саны кимер, ә видеокамералар кемнеңдер кесәсен калынайту өчен генә , минемчә, әле тиздән "салмыш килеш" баранка артында утыручыларны да "эләктерәчәк" икән әлеге хикмәтле "Иван Калита". Хөкүмәтебез чыннан да иминлек өчен кайгырса, әлеге җайланманы машинаның үзенә куеп чыгарыр иде. Хет үтер кабынмасын машина салган килеш утырсаң, менә монысы чыннан да дөрес булыр иде. Ә теге камерага эләккәнче "сәрхүш" кеше кырык авария ясый ала бит инде. Их, думадагы депутат иптәшләр, минем акылны ходай сезгә бирсен иде, чүт кенә булса да, минекен генә түгел халыкның һәр вәкилендәге баш сезнекенә караганда күбкә акыллырак бит.

Сүз уңаеннан, кичә Казанга барып кайткан идем, чираттагы "конфет-прәнник" көтәм

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 3.83
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #3 RE: Россияне акыл белән аңлап буламы?Булат Шакиров 11.07.2011 10:49
Айдар әфәнде! Фикерегез өчен рәхмәт. Тик сез әйткән яшьләргә тизлек арттырган өчен килгән штрафлар бер дә куркыныч түгелдер шул. "Үзем тапкан мал түгел, әти малы җәл түгел",- дигәндәй, әти түли бит аны.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Россияне акыл белән аңлап буламы?Айдар 11.07.2011 10:18
Булат эфэнде, бер дэ килешмим сезнен белэн! Булсын камералар, кемнендер кесэсен калынайтсын, анысы мохим тугел. Ин мохиме - шул камералар аркасында юл хэлакэтлэре бик купкэ кимеде, булган очракта да улем очраклары азайды, мэркэзебез Казанда машиналар тизлекне, как положено, 60 км/сэг. арттырмыйлар, светофор каршындагы стоп линияне кисмилэр, жэяулелэргэ юл бирэлэр. Шушы камералар аркасында машина йортучелэрнен кульурасы бермэ-бер усте. Ышаныгыз, бу кирэк эш. Башка жирдэ тэртип булмаса да, юлларда эзерэк тэртип урнашты. Бу "сэлам хатлары", видеокамералар чыккан вакытта минем кесэмне дэ яхшы чистарттылар, мин дэ бик куп сугендем, ну хэзер Аллага шокер ярты ел тирэсе берэу дэ килгэне юк, как говорится - йорергэ ойрэнэ башладык, юлга игътибар артты. Мин юлларда бик куп йорим, бик куп авариялэр курэм, купме улем очраклары. Улучелэр кубесе тизлекне яратучы яшьлэр. Бу авариялэр кубесе тизлек режимын бозу аркасында килеп чыга. Узегез уйлап карагыз - 90 км/сэг тизлек б-н барганда реакция купкэ яхшырак, тормоз юлы купкэ эзерэк, инде юл хэлакэтенэ элэккэндэ дэ исэн калу момкинчелеге купкэ зуррак булачак. 5 минут алдан кабергэ кергэнче - кирэк жиргэ 5 минут сонга калып бару купкэ яхшырак. Шуна курэ, жэмэгать, юл кагыдэлэрен бозмаска тырышыйк! Сакланганны саклармын дигэн Ходай! Узебез аек акыллы булганда гына, исэн-сау, матур яшэргэ момкинчелегбез зур!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Россияне акыл белән аңлап буламы?Раушания 18.06.2011 18:25
Булат, син язганнар белән тулысынча килешәм. Чыннан да, азга гына арттыруны да сөенә-сөенә теркәп, "сәлам хаты" җибәрүләренә минем дә ачу килә. Әле менә апрель ахырында гына үзебез(укытучыл ар) ЕГЭ тапшырырга барганда, бер көн эчендэ өч тапкыр видеокамерага эләккәнбез. Берьюлы 3 хат килеп төшмәсенме!!! Ачып карасак, берсе 10, икенчесе 14, өченчесендә 8 чакрымга тизлекне арттырганбыз икән. Башта теткәләп атарлык булсам да, соңыннан, ЕГЭ нәтиҗәләре билгеле булгач, бер яхшы хәбәргә бер начар хәбәр дип, ачуым басылды. Нишлисең бит, шулай эшләп кызык табалар инде. Әле менә техосмотр үткәндә хикмәтләр башланыр. Анысы тагы бер катастрофа. Обдираловка!!!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.