Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Голинэ, Гулинялар өчен!!! PDF Бастыру E-mail
җомга, Июнь 17, 2011 05:44

Хөрмәтле Голинэ, Гулинялар, зинһар өчен безнең сайттан китегез!!!! Бик үтенәм сездән, маңкортлар өчен яхшылап эзләсәгез интернетта ресурслар юк түгелдер, аралашыгыз шунда рәхәтләнеп үзегезчә. Һичьюгы өегездә бер кеше дә булмаганда, исемегезне кычкырып Голинэ, яки Гулиня дип әйтеп карагыз, бәлки оялып куярсыз. Саф татар Әтнә районы халкы "кем булып" күренергә телидер, аңламыйм!!! Әлбәттә бөтен бер район халкын бер калыпка салырга тырышмыйм. ләкин бу безнең сайтта теркәлергә теләүчеләр арасында беренче урын тотучы район 17 кеше(!!!) Икенче урында бөек Тукай туган яклар- Арча районы (14 маңкорт булып теркәлергә теләүче). Миңа ачуланмагыз, бу әлеге районнарның милли җанлы кешеләренә кагылмый. Аз булса да маңкортлар оялмасмы икән дип әйтүем. Сезгә бер генә киңәшем бар- китегез мәктәптән, йөрмәгез балалардан маңкорт ясап...

Манкортларны бик бик "хормэт итуче" Булат Мэхмут улы дип белерсез.

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Июнь 17, 2011 10:47
 

Агымдагы рейтингы: 4.6Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Голинэ, Гулинялар өчен!!!Булат Шакиров 18.06.2011 19:43
Quoting
Булат, миңа калса, Иң яхшысы - аларны теркәмәскә генә. Бәлки шул юл белән генә дөрес юлны күрсәтеп булыр.

Юк, Раушания ул юл белән булмый шул, алар: "Безне шул имгәк сайт теркәми дә, бар нәрсәне дөрес эшләдек инде, кайсы наданы ясагандыр әлеге сайтны?",- дип, үзләрен бөеккә куеп калдырачаклар. Тамчы таш тишә, әкрен генә булса да кемгәдер барыбер керә ул..... дип әйтеп кенә бетердем һәм менә сайтка тагын берәү ишек шакый, монысы Мухутдинова, Ландыш ханым, я туташ Мухутдин бабагызга сәлам әйтегез, исән булса!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Голинэ, Гулинялар өчен!!!Раушания 18.06.2011 18:28
Булат, миңа калса, болай язып кына бернәрсәгә дә ирешеп булмаячак. Һәр кешенең үзендә бераз гына акыл дигән нәрсә булмаса, кемдер язып кына аны кертә алмас инде. Иң яхшысы - аларны теркәмәскә генә. Бәлки шул юл белән генә дөрес юлны күрсәтеп булыр.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.