Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Көфер почмагы PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Июнь 25, 2011 05:24

Дуслар, бу тагын ник юкка чыкты икән дидегезме? Әй, сайтта көфер почмагы ясау белән мәш килдем әле. Ну бирде кирәкне үзе дә. Инглизчәдән турыдан-туры тәрҗемә итеп, көйләп урнаштырып кына караган идем, сайт бөтенләй юкка чыкты. Резерв күчермәсеннән кабат кайтарырга туры килде. Валлаһи, әлеге компонентны өйрәтү, яшь тай өйрәтүдән бер дә ким булмады дуслар. Ләкин әлеге "инглиз малае"ннан "татар малае" ясыйсы килү теләге шулкадәр зур иде ки, ирештем бит тәки морадыма! Сайтыбызның уң ягында "Көфер почмагы" блогы аша әлеге хикмәтле җиргә рәхим итегез, дусларым! ИГЪТИБАР!!! Үзегезне анда итагатьле тотарга чакырам, бер-береңне мыскыл иткән язулар, оятсыз видеороликлар яки фоторәсемнәр куймагыз, зинһар. Ләкин бөтенләй җитди була күрмәгез инде. Беркемгә дә тыю юк. Кунак та, кулланучы да анда үзен иркен хис итәр. Тагын бер нәрсәгә әһәмият бирә күрегез фото, рәсемнәр урнаштырырга теләсәгез, бары тик jpg форматын гына кулланыгыз(иң кызыгы, фото исемнәрегез инглизчә булмасын, юкса ул урнашмаячак, сан да ярамый, мәсәлән min.jpg исемле яки 1.jpg исемле фотоны анда урнаштыра алмассыз, ә сәлам бу мин.jpg кебек исемдәге фотогыз җай гына керер дә урнашыр), видеоларны "Ютуб" тан сылтамасын куеп урнаштырырга кирәк. Уңышлар, кызыклы аралашулар теләп калам!!! Әйтергә онытканмын: Фотоларыгыз 1 мб дан артмасын!

Әлегә чау-чау!!!

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Июнь 27, 2011 08:53
 

Агымдагы рейтингы: 4.56Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 16

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.