Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Авыр!!! PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Июль 12, 2011 10:26

Өченче көн яңалыклар чыгарылышы караган саен күздән яшь кипми, урамдагы балаларны күргән саен теплоходның уен бүлмәсендәге балаларның шатлыклы йөзләре күз алдына килә, мизгел эчендә әлеге матур күренеш коточкыч газаплы үлем белән тартышуга алышына. "Олылар, ни өчен!!!", -дип әйтәләрдер сыман. 100 миллиардеры булган илдә, миллионнарча сумга байлар яхта сатып алган чорда, гади халыкның отпуска акчасына балаларын бер генә көнгә булса да, кешедән әзме-күпме ким-хур итмик дип сәяхәткә алып чыгып киткән ата-аналарның үкенү, нәфрәт тулы кайгылы йөзләре күз алдына килеп 3 көн инде төннәр буе йоклый алмый ятам. Үземнең татлы йокыда изрәп ятучы сабыйларымны күреп: "Исән генә була күрегез!", -дип теләкләремне телим. Кемгә ышанырга да белгән юк. Ил бит инде таланып бетте, бәлки җитәрдер "капкорсак әфәнделәр", бәлки байлыкны  мондый- кешеләрнең тормышын куркыныч астына куеп җыю ысулыгыздан бераз гына булса да чирканырсыз!!! Бәлки күңелегезнең ерак бер почмагында аз гына булса да кешелек сыйфатлары калгандыр!!! Әллә анысын да май басып киттеме инде!!! Сүзем юк, мондый нәрсәләрне мин аңлый алмыйм. Укытучының, тракторчы, сыер савучы, станок артында торучы эшче, ташчының гадел хезмәт түгеп алган 7-10 меңе сезнең миллионнарыгыздан күпкә өстен бит. Туганыңны югалтуны бернинди акча белән дә компенсацияләп булмый, бер ни бирмәсәләр дә бер сүз әйтә алмас идең, рәхмәт анысы өчен, ләкин бу акчалар фаҗиганы булдырмас өчен тотылган булса  ничегрәк булыр иде икән? 1 млн+ 300 мең * 100= 130 млн сум. 130 миллион сум акча ничә теплоход ремонтларга җитә икән? Һәрхәлдә "Булгария"гә капиталь ремонт ясарга җитәрлек булгандыр, минемчә. Әле бит исәпләү тупас кына башкарылды, моңа тагын берничә миллион өстәлергә мөмкин. Кулыннан килми икән теплоход хуҗасының, алмасын үз өстенә шундый җаваплылык, бәлки барлык транспортны дәүләт кулына тапшырыргадыр? 1 млн сумны алмасаң балаң бер генә көнгә терелер дисәләр, иманым камил, алмаячак бит бер генә баласын югалткан ата-ана да әлеге акчаны. Баласын бер генә көн тере килеш күрер өчен баш тартачак ул әлеге акчадан.

Кичерегез, безне балалар без бер нишли алмыйбыз шул!!! Без бит сарык көтүе, чиратта кайсыбызның баласын "усал бүре" тартып алыр икән дип көтүче гап-гади сарык көтүе. Кичерегез!!!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Июль 15, 2011 10:32
 

Агымдагы рейтингы: 4.86Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 28

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #6 RE: Авыр!!!Булат/Мишәбаш 12.08.2011 23:18
Quoting
Йөрәк әрни! Байлар рәхәтлеккә чыдый алмый,гади халыкка Аллаһы Тәгалә тагын нинди сынаулар җибәрер икән. Булгария галәмәте бездә дә бар ул -мәктәп, балалар бакчаларын ремонтламау. Килешәсездер, бит.

Әй Гуля, Гуля исемегезне дә татарча язсагызчы! Әллә Гөлназ, әллә Гөлия, бәлки Гөлнара я Гөлсарадыр. Фикерегез белән мин шәхсән килешә алмыйм. Чөнки тирә-якта мәктәпләрне бетергәндә өр-яңа мәктәп салып куйдылар, балалар бакчасын да гел карап торалар, анда ремонт ел саен һәм хәйран зур суммада булып тора дисәм дә ялгышмамдыр, узган ел шалт иткән итеп түбәсен калайдан ябып куйдылар, тышладылар, эче гөлләр күк. Тик сезнең сүздә дөреслек юк дип әйтмәс идем, димәк кайдадыр җитәкчеләр үз эшләренә бик салкын карыйлар, "Булгария" ул кызганычка каршы бер генә очрак түгел шул, янып та үләләр, батып та үләләр, ә барысына да кеше факторы гаепле, яшерен-батырын түгел бит инде үзебезгә пожарник килеп штраф салып китсә эт итеп сүгәбез үзен, ләкин алар да үз оешмаларына акча эшләр өчен генә чыгалардыр сыман. Чын-чынлап кайгыртсалар, алар штраф салмыйча гына яхшылап җитешсезлекләрн е күрсәтерләр иде балалар өчен ничек иминрәк булуын аңлатырлар иде, менә шулар
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Авыр!!!Гуля 12.08.2011 22:45
Йөрәк әрни! Байлар рәхәтлеккә чыдый алмый,гади халыкка Аллаһы Тәгалә тагын нинди сынаулар җибәрер икән. Булгария галәмәте бездә дә бар ул -мәктәп, балалар бакчаларын ремонтламау. Килешәсездер, бит.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Авыр!!!Венера Гәрәева 16.07.2011 22:15
Күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде бу вакыйга.Теплоходта гаиләләре белән сәяхәткә чыгучылыр бик күп булганлыгын да исәпкә алсаң, никадәр нәсел җепләре өзелде. Һәлак булучыларга биреләчәк 1 миллион сум акча югалган гомерләрен генә кире кайтара алмас шул.Исән калганнарның да кулларынан ычкынып китеп юкка чыккан газиз кешесе күз алларыннан мәңге китмәс, гомерлек үкенеч булып йөрәкләрен телгәләр. Бу вакыйга бернинди океанда да, диңгездә дә түгел, безнең Татарстанда, Иделбездә булуы белән нык тетрәндерде. Күпме кеше һәлак булганнан соң гына судноларны тикшерә башлады тиешле органнар. АН-24 очкычларын кулланудан алырга җыеналар. Бүген Россиядә хөкем сөргән урлашулар, законсызлык, җавапсызлыкны күреп, уйга каласың: бу чаралар гына КЕШЕ гомерләрен саклап калырга булышырмы икән?
Кая да булса барырга җыенып чыгып китүчеләргә Ходай сакласын сезне дип теләргә генә кала...
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Авыр!!!Булат Шакиров 16.07.2011 13:24
Әйе Рәмзия! Һәлак булучылар арасында Арчалар күренүгә курка-курка гына караган идем, шикләнүләрем юкка булмаган икән, нәкъ менә син бу хакта язып чыгарсың шикелле тоелды нишләптер, үзем белер-белмәс язарга да курыктым. Әлбәттә Рәмзия гаеплеләр табылыр, ләкин тәбегә дә "саргаеп беткән, карт күсе" төшми монда да берәр "яшь күсе" табырлар да, атналар буе шуның нинди "коточкыч җинаятьче" булуы хакында сөйләрләр, ә "соры күселәр" акча төртеп котылырлар анысы, ә менә Илнурларны инде беркем кайтара алмас!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Авыр!!!Рәмзия Камалиева 16.07.2011 13:16
Бик авыр,,, Курсташыбыз Мифтахов Илнурны да шушы мәхшәр арабыздан алып китте. Хатынын 2 тәүлектән , ә Илнурны 3 тәүлектән соң гына табып күмделәр. Компьютер яныннан китмичә, МЧС сайтын өметләнеп карап утырудан башка нәрсә эшли ала идек соң без? Дустыбызны соңгы юлга озату бик авыр булды. Ике чәчәк кебек кызы тулы ятим калды (3 һәм 12 яшь). Күңел сыкрый. "Акча юк" дигән сәбәп белән теплоход, самолет, мәктәпләр ремонтлауга акча бирелми, ә инде балаларның гомере өзелгәч, миллионнар чыгарып салалар. Ул миллионнар азап чигеп үлгән сабыйларны кайтармый шул инде. Ә нәтиҗәдә кем гаепле булып кала? Дистә еллар буе ремонтка акча сорап йөргән һәм көченнән килгәнчә үз акчасына ремонт ясаган капитан, мәктәп директоры. Менә безгә дә "Мәктәбегезне үзегез ремонтлый алсагыз каласыз, ремонтламасагыз ябабыз, акча юк,- диләр.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Авыр!!!Раушания 13.07.2011 07:37
Әйе, бу вакыйга барыбызны да тетрәндерде.Белә торып, күрәләтә төзек булмаган теплоходны реска чыгаручыларга җәза биреп кенә ул гомерләрне кире кайтарып булмый инде. Ә үтеп киткән судноларның битарафлыгы турында сүз әйтерлек тә түгел.Күңелне иң кузгатканы - аның палубасыннан фотога төшереп маташканнары. Кемнәрдер үлем белән көрәшкән мәлдә кызык эзләп фотога төшерүе башка сыймаслык гамәл.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.