Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Өйдә ничек wi-fi булдырырга? PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Июль 21, 2011 08:50

Хөрмәтле коллегалар! Укытучыларга ноутбук бирү белән (бездә ул икәү, бер стационар компьютер, җәмгысы булды өчәү) бер-беребезгә комачауламыйча төрле-төрле бүлмәләрдән интернетка кереп булса иде дигән хыял туды. Теләгемә бик озакка сузмыйча ирештем дә, моның өчен 1400 сумга Router дигән нәмәрсәкәй алып куйдым, русча маршрутизатор, татарча чыбыксыз интернет дисәк тә була инде. Эшләү принцибы болайрак: төп компьютердан интернет ноутбукларга тарала. Эшләү радиусы байтак, бакчага чыгып интернетта утырырга да була. Тагын бер принцибы сезнең интернетка керү тизлегегезне тоташкан компьютерлар санына бүлеп бирә ул. Тизлек,  әлбәттә кими, ләкин зыянлы түгел икән. Тагын бер нюанс: мин "Летайның" "Суперскай" тарифыннан "Форсаж-1" гә күчтем. Барыбер 440 сум, ләкин тизлек 100гә артык. Менә шулай , дуслар заманадан артта калмыйк! Сүз уңаеннан, конверт белән тизлек арттырган өчен килгән "күчтәнәч"ләрне дә өйдән генә түләп ятам хәзер. Банкның 100 сумга 25 сум алып калуын беләсездер, ә монда комиссия юк. (Моның вай-файга катнашы юк!) Роутер рәвешен мәкалә рәсемендә күрә аласыз. Роутерның тагын бер уңайлы ягын әйти калганмын икән - теләсә кайсы компьютердан принтер аша кирәкле нәрсәгезне чыгара аласыз, офислардагы кебек. Моның өчен "Өй челтәре" (домашняя сеть) төзергә кирәк була, монысы әгәр сезнең төрле компьютерыгызда операцион система төрле-төрле булса бераз читенрәк, ләкин эшләмәслек эш түгел. Папкаларга  "общий доступ" биреп, бер компьютердан икенчесенә чабып йөрмичә генә теләсә кайсы компьютерыгыздагы теләсә кайсы папка белән дә эшли аласыз, хәтта башка компьютердагы музыка яки фильмны да карарга була.

Сорауларыгыз булса, рәхим итегез!

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 01, 2011 06:26
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #13 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Булат Шакиров 12.09.2011 22:05
Quoting
Исәнме, Булат. Бу нәрсәне Казаннан алган булсаң, кибетнең адресын әйтә алмыйсыңмы?

Теләсә кайсы компьютерлар белән сәүдә итүче кибеттә бар ул Илнур!!!Мин Сабадан алдым.
Өземтәләргә
 
 
0 #12 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Илнур 12.09.2011 21:58
Исәнме, Булат. Бу нәрсәне Казаннан алган булсаң, кибетнең адресын әйтә алмыйсыңмы?
Өземтәләргә
 
 
0 #11 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Булат Шакиров 23.07.2011 10:30
Телефон белән интернетка комиссия юк икән

Өземтәләргә
 
 
0 #10 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Булат Шакиров 22.07.2011 20:07
программа FastStone Capture дип атала, татар хәрефләрен танымый шул
Өземтәләргә
 
 
0 #9 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Гөлназ Җәлилова 22.07.2011 17:03
Мин телефон һәм интернетка түләүне караган идем: https://uslugi.tatar.ru/online-payment/tattelecom. Утка һәм газга башка карталар белән түләп була икән. Комиссия түләгәнче, почтага барып түләвең яхшырак инде. Беребездә дә артык акча юктыр ул.
Сүз уңаеннан, син бу скриншотны нинди программа белән ясыйсың? сүзләрендә татар хәрефләре кулланып булмыймы?
Өземтәләргә
 
 
0 #8 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Булат Шакиров 22.07.2011 16:02
Нишләп алай дисең?
Өземтәләргә
 
 
0 #7 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Гөлназ Җәлилова 22.07.2011 15:25
Башка банк карталары белән штрафларны гына түләп була. "Услуги"да юк дип аңлыйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #6 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Булат Шакиров 22.07.2011 14:02
Нишләп булмасын, башка банк карталары белән дә түләп була, ләкин аларда комиссия бар.
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: Өйдә ничек wi-fi булдырырга?Гөлназ Җәлилова 22.07.2011 13:39
Аңлашылды. "Ак Барс"та картам юк иде, аласы була инде болай булгач. Башка банкларныкы белән түләп булмый икән. Менә монысы инде гаделсезлек дип саныйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 Тыңлагыз, Мишәбаш сөйли!!!Булат Шакиров 22.07.2011 12:24
Иң беренче Ак барс банкына барып, пластик карта ачтырдым, бәлки сезнең ул бардыр да инде, аңа бераз акча салдым (күпме икәнен әйтмим, байлар көлеп вакытыннан алда мәрхүм булырлар :lol: !)аннан түләүләр сайтына кереп, штрафларымны тикшерәм, булса карта аша гына түлим. Сайтның сул блогындагы "Машиналы авылдашларга" сылтамасы аша яки менә бу сылтама аша кереп утка, суга газга түләргә дә була: http://uslugi.tatar.ru/. Шулай ук Ак барс банкының ДБОсына (дистанционное банковское обслуживание)да тоташтым, аннан телефонга комиссиясез генә акча салырга була. Тик бер нәрсәсе ошамады "күчтәнәчләр"гә комиссия алып кала, ә югарыда әйткәне алмый
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.