Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Үзе кандай, тәме балдай... PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Август 11, 2011 12:35

Карбыздан композицияләр

Хөрмәтле дуслар! Табигатьтә август ахыры, сентябрь башы якынлаша, ә бу инде карбыз сатып алырга иң кулай вакыт икәне һәркемгә мәгълүмдыр. Беркемгә дә сер түгел, җәй башында безнең күзләр кызыккан карбызлар күбрәк акча эшләү максатыннан мәҗбүри өлгертелә. Ниләр генә тутырмыйлар аңарга - нитратлар белән өстәмә тукландыру дисеңме, марганцовка яки мочевина эремәсе дисеңме! Хәтта карбызның вакыты җитеп, инде һич алданмам дисәң дә, җитештерүләр алдау юлларын таба шул. Мондый кармакка эләкмәс өчен карбыз сайлау кагыйдәләрен карап үтик: Карбыз үзе турында рәхәтләнеп сөйли ала -кояшта җитәрлек булганмы, "өлгерергә булышмаганнармы"? Бары тик сатып алганда игътибарлы гына булырга кирәк. Әйдәгез, шуңарга ныграк тукталыйк:

1. Сатып алганда һәрберебез "койрыгының корган" булуын карый, әмма ләкин бу кагыйдә мәҗбүри түгел. "Койрык корган" булу аның бары тик бишбылтыр элек өзелгән булуын гына күрсәтә.

2. Ә менә суккалап караганда өлгергән, сыйфатлы карбызның яңгыравыклы, ә кысканда шыгырдаган тавыш чыгаруы - бу чып-чын дөреслек.

3. Карбызның "койрыгы"на капма-каршы ягында сары тап булуы да бик яхшы билге. Бу аның кояш нурларында җитәрлек "рәхәт чиккәнен" аңлата, димәк аны беркем дә вакытыннан алда өзмәгән.

4. Карбыз кабыгындагы "тасмалар" анык һәм контраст, ягъни ап-ачык беленеп торырга тиеш.

5. Кабыгын тырнак белән сыдырып карарга уйласаң, тырнак җиңел генә барырга, ләкин эз калдырмаска тиеш.

6. Кызганыч, карбызның өлгергәнлеген тикшерүнең тагын бер ысулын аны сатып алгач кына кулланып була- өлгергән карбыз суга салсаң йөзеп йөри, ә җитешмәгәне бата. Карбыз алырга барсагыз табак яки ләгән белән су йөртегез инде, дуслар!Подмигивающий

7. Карбыз сайлаганда "кыз" карбыз эләктерергә тырышыгыз! "Кызларның" тәмле икәнендә кем шикләнсен инде!Смеётся "Кызлык билгеләре"- койрыгына капма-каршы ягындагы батынкырак җире зуррак һәм киңрәк.

8. Карбыз алуны гел-гел сузып, акча җәлләп килсәгез, артык өлгергән, бозыла башлаган карбызга юлыгуыгыз бар. Бу очракка да ике киңәшебез бар әле:

1. Суккалап караганда тонык, саңгырау тавыш ишетелү - карбыз эчендә бушлык барлыкка килүне аңлата, димәк ул артык өлгергән.

2. Карбызны селкеп карагыз, бүлкелтәгән, болганган тавыш ишетсәгез, сез сайлаган карбызда инде җимешенең суга әйләнү процессы башланганлыгын белерсез.

Тәмле һәм өлгергән карбызлар гына ашагыз, дуслар, сау-сәламәт булыгыз! Материал "Казанские ведомости" басмасыннан алынып, тәрҗемә ителде.

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Август 11, 2011 01:46
 

Агымдагы рейтингы: 4.75Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр

 
0 #4 RE: Үзе кандай, тәме балдай...Раушания 14.08.2011 13:56
Башка урыннан таба алмаган кызыклы материалны әллә кайдан эзлисе дә юк: Мишәбаш сайтын ач та кара! (Бу реклама кебегрәк чыкты бугай)
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Үзе кандай, тәме балдай...Лилия Таҗетдинова 12.08.2011 21:29
Гап-гади карбыздан да ниләр генә ясамый кеше...
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Үзе кандай, тәме балдай...Гөлназ Җәлилова 12.08.2011 08:50
Кеше фантазиясенең иге-чиге юк! Гаҗәпләнерлек һәм сокланырлык нәрсәләр күп бу дөньяда.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 Карбыздан композицияләрВенера Гәрәева 12.08.2011 01:51
Карбыздан искиткеч матур композицияләр ясап була икән. Түбәндәге сылтама белән дә кереп карагыз, үкенмәссез: http://vkontakte.ru/video_ext.php?oid=128529623&id=159644879&hash=cdf81606b8acb5ec&hd=1" width="607" height="360" frameborder="0"
Өземтәләргә
 

Бу мәкалә буенча фикер алышу ябык

.