Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Cәйлән(бисер) белән эш PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Сентябрь 14, 2011 01:19

Сәлам, сәлам дуслар! Сезгә исәнлек- саулыклар теләп, клавиатура төймәләрендә  яңа мәкаләмне төрткәлим. Бүген мин сезгә з-у-ур бер бүләк әзерләдем, дөрес яңа әйбер түгел, шулай да 22 видеодәрестән торган яңа рубрикам эшегездә комачауламас әле. Башлангыч сыйныфларда ФГОС буенча дәрестән тыш эшчәнлек (внеурочная деятельность)кә ни сайларга белмәсәгез, мин нәкъ ноктасына туры китергәнмендер. Аннары кызыксынган кешеләргә дәрестә генә кулланырга димәгән бит, нервыларны тынычландырыр өчен менә дигән шогыль! Яңа рубрикам - "Сәйлән илендә" дип атала. Ул сайтның уң як блогында урын алды. Видеодәресләр рус телендә, гафу итәрсез. Аны тәрҗемә итү техник яктан кулымнан килсә дә, физик яктан булдыра алмыйм. Чөнки эшләүнең һәр адымын аңлату өчен миңа баш күтәрми эшләп тә бер ай чамасы вакыт кирәк булыр иде. Аннары роликлар бик яхшы сыйфатта, сүзсез дә аңларга мөмкин. Рәхим итегез!

 

Үзегезне кызыксындырган башка әйберләр турында да тәкъдим -фикерләрегезне әйтергә мөмкин. Вальс биюен өйрәнү буенча бик яхшы видеодәресләрем бар кирәк кеше сорагыз.

 

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Сентябрь 14, 2011 03:59
 

Агымдагы рейтингы: 4.33
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.