Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Октябрь 05, 2011 10:58

Хөрмәтле укытучыларны, хезмәтләре мәгариф өлкәсе белән бәйле булган барлык кешеләрне профессиональ бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм! Эшебездә, тормышыбызда зур уңышлар юлдаш булсын! Ходай тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, гаиләлеләребезгә гаилә бәхете бирсен, кайгы - хәсрәт күрсәтмәсен, гаиләсезләргә үз тиңнәрен табып матур тормыш корырга язсын. Агымдагы уку елында, гомумән һәрвакыт, укучыларыбыз уңышлары белән сөендерсен. Бәйрәмнәрегез мөбәрәк, табыннарыгыз түгәрәк булсын, дуслар!!!

 

Илләр имин, еллар тыныч булсын!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Октябрь 06, 2011 08:54
 

Агымдагы рейтингы: 4.55Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 11

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар!Булат Шакиров 06.10.2011 09:15
Рәхмәт, дуслар, матур фикерләрегез өчен!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар!Венера Гәрәева 05.10.2011 22:01
Изге теләкләрең өчен рәхмәт сиңа,Булат.Ходай кабул итсен аларны.Марсилә белән икегезне дә һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сау-сәламәт булып, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, бәхетле, матур,мул тормышта яшәргә язсын сезгә, йөрәкләрегездә иҗат дәрте сүрелмәсен!
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар!Гөлназ Җәлилова 05.10.2011 19:33
Амин, шулай була күрсен! Рәхмәт, Булат. Үзеңне дә, Марсиләне дә бәйрәм белән котлыйм! Иҗади уңышлар, сәламәтлек телим сезгә!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар!Лилия Таҗетдинова 05.10.2011 19:31
Сине дә һөнәри бәйрәмебез белән, Булат. Теләкләрең бик матур, амин, шулай булсын.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.