Уку- көрәк белән кое казу ул! Бастыру
Сишәмбе, Октябрь 18, 2011 09:36

Иптәшләр! "Уку - энә белән кое казу"- дигән мәкальне, балаларны куркытмас өчен, "көрәк белән кое казу",- дип үзгәртеп торыйк әле. Анысының да бик авыр эш икәнен бер багана чокыры казыган кеше дә аңлый инде. Укучыларыбызны әлифбадан хәреф таныту, укырга өйрәтү өчен, ә укучыларыбызның без өйрәткәннәрне үзләштерү өчен күпме маңгай тирләребезне түккәнне әлеге абзыйның кое казуы белән генә чагыштырып булырмы икән?

Менә шушы катлаулы эшебездә безгә азмы-күпме ярдәм итмәсме икән, дәресләребездә кулланып булмасмы икән дип кулыма эләккән бер китапның сканер күчермәсен ясаган идем әле. Мин аның бик нык кыскартылганверсиясен сезнең хөкемгә тапшырырмын. Сканерланган битләрне адәм рәтенә китерер өчен байтак хезмәт кирәк. шул кич буе утырып та өлгерә алмадым. Тулы версиясен иртәгә , теркәлгән кулланучыларыбызга өлгертә алырмын дип өметләнәм. Әлегә кыскачасына бер күз ташлап алыгыз. "Әлифбадан ярдәмлек" "Хәрефләр илендә", Алара сайтымда нәкъ менә шул исемнәрдә урын алыр. Юлы: "Өске меню"--- "Методик сандык" ---- "Дидактик кулланма".

 

Фикерләрегезне калдырсагыз, бигрәк тә яхшы булыр иде!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Октябрь 19, 2011 09:25
 

Агымдагы рейтингы: 3.8
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1