Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Фотошоп PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Октябрь 19, 2011 06:16

"Файдалы программалар" ны дәвам итик! Ни хикмәттер, программаларның яңа версиясе чыккан саен, сөенеп урнаштырам, әмма күңелем тиз кайта алардан, әле компьютерымда да һаман "чучка баласы" операцион системасын кулланам һәм ул мине канәгатьләндерә әлегә. Ә "7 нче" версия операцион система миңа ошамый. Нәкъ шул ук хәл программалар белән дә. Файн реадер (сканерлау өчен) программасының 9, 10, 11 нче версияләрен урнаштырып карадым, мактанып язалар, ә чынлыкта системага артык йөк тудыруы, гади кулланучы өчен аңлаешсыз көйләнмәләреннән кала бер ние юк, кире 8 нче версиягә кайттым. Фотошоп белән дә шул ук хәл.

 

Ничәмә ничә фотошоп урнаштырганмындыр инде, бер әллә ни революцион үзгәреш күрмим, аның каравы компьютер бик яхшы сизә, озаклап "уйлый" башлый. Шуңа да үзем өчен җайлырак версияләргә кире кайтам. "Неро" белән дә шулай булды, 11 гә кадәр куеп карадым, 7 гә кире кайттым. Бүген менә кадерле кулланучыларыма да фотошопның иң җиңел версиясен тәкъдим итеп карыйм әле. Дөрес, миндә ул түгел хәзер, ләкин монысын мин 3 ел чамасы кулландым, хәзер дә һич икеләнүсез файдаланырга мөмкин. Рәхим итегез!

Программа. {gcontent}йөкләү{/gcontent} Ачкычлары ние белән төргәккә салынган папкада. Төргәкне ачу өчен WinRAR программасын кулланыгыз, ул сайтта бар.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Октябрь 19, 2011 06:49
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: ФотошопБулат Шакиров 18.11.2011 09:16
Миндә CS5, сайтта урнаштырылган иске версиядән артык бернәрсәсен дә күрмим, бары тик иске версияләрдә анимация ясау өчен фотошопның икенче бүлегенә керергә кирәк иде , монда барысы бер җирдә
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: ФотошопИлназ 18.11.2011 07:54
Ә кайсы фотошоптан файдаланасың соң? CS 3,4,5? Әллә алардан да алдарак версияләреме? Мин үзем CS3 не кулланам... Минем дә артык зур өстенлекләре барлыгын тәгаен белмичә бүтән версиясен утыртасым килми.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: ФотошопБулат Шакиров 23.10.2011 20:52
Исәнме Илнур! Минем ноутбукларга урнаштырганым юк шул. Гомумән аннан гайрәтем чикте ярты ай да үтмәде мониторы чатнады. Ята шунда , ачып та караганым юк!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: ФотошопИлнур 23.10.2011 20:20
Исәнме, Булат.
Миндә Windows XP урнаштырылгын, ә ноутбукларга Windows 7 куелган. Аңа урнаштырып була торган ФотоШопны таба алмыйм. Интернеттан алынган программаларны яки урнаштырып булмый, яки урнаштыргач эшләми. Бәлки синең нормаль эшли торган ФотоШопны очратканың бардыр?
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.