Пәнҗешәмбе, Октябрь 27, 2011 07:20 |
Исәнмесез!!! Кирәк бит, ә! Үз сайтыңа, үзең керә алма әле! Бүген 3 нче көн инде. Әлеге юлларны мәктәптән язам, ләкин мәктәптән бары тик шушы җөмләләрне генә язып була шул, ә тулы канлы материал куярга прокси-сервер мөмкинлек бирми, FTP га рөхсәт юк. Өйдән сайтыма кертмиләр, менә шундый капкында мин хәзер. Хостинг техник ярдәм хезмәткәрләре бик теләп ярдәм итәргә ризалыкларын белдерделәр, ләкин гаеп аларда түгел шул, гаеп минем провайдер, ягъни ТАТТЕЛЕКОМда, ә алар кайчан проблеманы чишәрләр, әлегә билгесез. Анык кына күрсәтелгән бер электрон почта адресларын да тапмадым, телефоннан гына бу проблеманы чишеп булмый, чөнки минем аларга дәлилле файл җибәрәсем бар. Ә сез, дусларым, мин югында сайтта тәртип саклагыз инде, ярыймы? Сайтка миннән кала теләсә кем керә ала, бары тик миннән кала!!! Кызыкмы? Очрашканчы, дусларым!!!
Монополист провайдерларга сүз дә эндәшеп булмый ул, сайлау мөмкинлеге юк бит авылда!
Фикерләр:
|
Фикерләр
Бу язманың фикерләр RSS тасмасы .