Ямьле Саба ягым-Мишәбашым
Белем алган туган мәктәбем.
Сиңа атап язар шигырьләрем
Сиңа баглап эшлим эшләрем!
Соңгы хәбәрләр |
![]() |
![]() |
![]() |
Шимбә, Октябрь 29, 2011 10:36 | |||
Бүген, 29 октябрь көнне Казан шәһәре Милли-мәдәни үзәгендә II нче "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет - проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып үтте. Конкурсның узган елгы җиңүчесе буларак, тантанада мин дә катнаштым ( сүз уңаеннан, I нче "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җәүһәре булганнар әлеге тантаналарда ел саен катнашачак икән). Бу хокукымны мин бик теләп кулландым да. Тантана югары дәрәҗәдә оештырылган иде, мәртәбәле кунаклар да байтак килгән. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйгенең бер җиңүчесе - Саба районы Явлаштау урта мәктәбе "Яшь хәбәрче" интернет-проекты булуы, әлбәттә горурлык хисләре уятты. Шул ук вакытта бәйгедә безнең районнан бары тик бер генә сәхифә катнашуы, республикада алдынгылардан саналган районыбызны һич тә бизәмидер дип уйлыйм. Киләчәктә безнең районнан да катнашучылар күбәйсен иде дигән теләктә калам. Әлеге бәйгене Татарстан хөкүмәте үз канаты астына алырга җыена, ахры, рәсми булмаган чыганакларга ышансаң. Анысын киләчәк күрсәтер. Ләкин инде быел ук конкурста уңай якка таба зур үзгәрешләр күзгә ташлана. Узган ел яңа туган сабый булса, быел нык басып тәпи киткән тупырдап торган балага ошаттым мин аны. Аннары конкурсны оештыру, иганәчеләр табу һәм башка, һәм башкалар өчен көн-төн чабып йөргән чып-чын милләтпәрвар шәхесебез - "Белем. ру" проекты авторы - Раил Гатауллинга да зур рәхмәт әйтмичә мөмкин түгел. Афәрин Раил Мәүлет улы! Сезнең кебекләр булганда милләт буларак юкка чыкмабыз, телебез, гореф- гадәтләребезне саклап калырбыз кебек. Түбәндә сез 2011 елның Белем җәүһәрләрен күрәсез! Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелемнән әлеге уңышлары белән котлыйм. Киләчәктә дә яңа технологияләр куллануда алдынгы сафларда барсыннар!
Фикерләр:
|
|||
Яңартылды Шимбә, Октябрь 29, 2011 11:07 |
Агымдагы рейтингы: 4.86Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7
Әлеге материалны бәяләгезче!:
Фикерләр
Дуслар, сезгә дә берничә сүзем бар. Сез дә татар интернетын үстерүгә үзегездән өлеш кертегез. Кемнең татар телендә интернет-ресурслар эзләп караганы бар, алар мине аңлар. Тематик сайтлар ясагыз, эзләнегез. Ярдәм итә алучылар барында куркып торасы юк. Уңышлар телим сезгә!
Бу язманың фикерләр RSS тасмасы .