Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Көзнең тагын бер көне калды... PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Ноябрь 02, 2011 04:50

Синоптикларның сүзләренә ышансаң, 4 ноябрь көнне төштән соң Татарстанга карлы-буранлы, салкын кыш аяк басарга тиеш ди. Температура нормадан берничә градуска түбәнәеп, -16 градуска җитүе мөмкин ди хәтта! Шуңа күрә көн алып машина юдым (эштән соң инде), ишегалдында кар астында калмасын дип, вак-төяк әйберләрне җыештырып йөрдем. Көн кыска шул, үтте дә китте, әле эшләр калды, бәрәңге базын каплыйсы, кишер, чөгендерләрне саклауга куясы. Сез дә, онытмагыз инде, безнең карамакта бары бер генә көн!!! калганын исегездән чыгармагыз, салкынны 10 ноябрьгә кадәр нык торыр дип вәгъдә итәләр. Бәйрәмнәрдә каз өмәләре дә башланыр, мөгәен. Әйдә, хуш киләсең, салкын, мамык карлы "Татар кышы"! Башкаларга әйтергә ярый бит, нишләп әле безнең дә үз кышыбыз булмаска тиеш ди!!!

Туйдык инде пычрактан!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:24
 

Агымдагы рейтингы: 4.2
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Көзнең тагын бер көне калды...Раушания 03.11.2011 09:39
"Татар кышы" дип язуың бигрәк тә ошады, Булат.Чыннан да, үзебез шулай атамасак, кем генә татар сүзен шулай активлаштырып җибәрер икән. Халыкка бит әзер калыпны куллану җиңелрәк. Гадәтләнгән "урыс кышы" урынына үзебезчә итеп "татар кышы" диюгә ни җитә!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 Көзнең тагын бер көне калды...Венера Гәрәева 02.11.2011 18:22
Калган эшкә кар ява, ди халык мәкале. Пычрагы да туйдырды, шулай ук эше дә шактый калды әле.Газетада язуга ышансаң, кар ноябрь ахырында гына ятачак.Шулай да,Булат, синең киңәшне тотып, алдан әзерлек эшләрен күргән кешеләр отачак.Чын дөресен әйткәндә,үзем кыш аенда тугангамы, ап-ак карлы кышны сагындым инде мин.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.