Көзнең тагын бер көне калды... Бастыру
Чәршәмбе, Ноябрь 02, 2011 04:50

Синоптикларның сүзләренә ышансаң, 4 ноябрь көнне төштән соң Татарстанга карлы-буранлы, салкын кыш аяк басарга тиеш ди. Температура нормадан берничә градуска түбәнәеп, -16 градуска җитүе мөмкин ди хәтта! Шуңа күрә көн алып машина юдым (эштән соң инде), ишегалдында кар астында калмасын дип, вак-төяк әйберләрне җыештырып йөрдем. Көн кыска шул, үтте дә китте, әле эшләр калды, бәрәңге базын каплыйсы, кишер, чөгендерләрне саклауга куясы. Сез дә, онытмагыз инде, безнең карамакта бары бер генә көн!!! калганын исегездән чыгармагыз, салкынны 10 ноябрьгә кадәр нык торыр дип вәгъдә итәләр. Бәйрәмнәрдә каз өмәләре дә башланыр, мөгәен. Әйдә, хуш киләсең, салкын, мамык карлы "Татар кышы"! Башкаларга әйтергә ярый бит, нишләп әле безнең дә үз кышыбыз булмаска тиеш ди!!!

Туйдык инде пычрактан!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:24
 

Агымдагы рейтингы: 4.2
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1