Чып-чын иҗат җимеше!!! Бастыру
Дүшәмбе, Ноябрь 14, 2011 07:45

Хөрмәтле, кулланучыларым! Бүген мин сезгә чып-чын мәгънәсендә "шидывыр" тәкъдим итәм. 1 сыйныф укучылары өчен математика фәненнән эшләнгән әлеге презентация -күнектергечне башкарып чыгучы Спасс районы Николь урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Егорова Дарья тырышлыгына һәм түземлегенә исем китте. Миңа да әлеге презентацияне тәрҗемә итү, вак-төяк шигырьләр иҗат итү, йөзләгән сылтамасында кайнашу өчен ике көн вакыт кирәк булды. Әле аның өстенә ООО "Белем.ру" авторы- Раил Мәүлет улы Гатауллинга да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул үтенечемне кире какмады, 1 дән 10 га кадәрге саннар турында бик матур шигырьләр иҗат итеп бирде. Зур рәхмәт белдерәм аңа, исәнлек-саулык телим! Презентацияне төзү эшендә Дарьяга булышкан укытучысы Авдонина В.П. да мактауга лаеклыдыр дип саныйм. "Методик сандыгым"ның "Презентацияләр" асменюсында урнаштырылган әлеге ресурсны мин "1 сыйныфлар өчен математикадан супер ярдәмлек" дип атадым. Супер димәслекме соң, ул бит 364!!! слайдтан тора, һәм бик интерактив! Математика дәресләрендә 1 сыйныфта рәхәтләнеп ел буе кулланырга мөмкин. Ярый, күп сөйләп җибәрдем бугай, үзегез йөкләп алып, бәя биреп карагыз. "Методик сандыгыма" рәхим итегез!!!

Әйе, бар бит җиһанда иренмәс, тырыш, түзем кешеләр!!!

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:20
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1