Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Шулай дип тә әйтәләр ул!!! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Ноябрь 23, 2011 08:07

Бүген Илдар Гиниятуллин исемле коллегабыз фикер язып чыгып киткән иде әле. Тик нишләптер исемен язмаган, эзләргә туры килде. Бияләй эченнән йодрык күрсәтү егет кешене бизидер дип уйламыйм! Менә аның фикере:


Татар малае:

Бигрәк ятсыз икәнсең. Татар сайты барлыкка каилде. Бик уңышлы эшләп килә дип уйлап ялгышканмын. Яман икән түләүле теркәлү ясап куйгансың. Бик баерсың инде.

Югыйсә, теркәлүне түләүле иткәнче сайтның сораштырулар бүлегендә моңа үз фикереңне белдерергә мөмкинлек бирелгән иде. Әле менә берничә конкурсны карап үткән идем интернеттан, үз эшеңне җибәрәсең, моның өчен 300 сум да, 400 сум түлисең, кызык ничә көн азапланып эшлисең аны, конкурска акча түләп, зинһар алыгыз әле дип ялварган кебек, әйтегез инде, кайда икән ятсызлык (оятсызлыктыр әле ул, ялгышмасам!)Ике минут эчендә менә ничә конкурс таптым:
"Зирәк тиен"
Размер организационного взноса составляет 40 рублей с одного участника.
(Әллә моны укучы түли дип уйлыйсызмы? Юк, без инде ул!)
Всероссийский конкурс юношеских исследовательских работ им. В. И. Вернадского
Татарстанское республиканское отделение Общероссийского общественного движения творческих педагогов «Исследователь»
Городское Управление образования г. Набережные Челны
МАОУ «Гимназия №36 « Золотая горка»
С каждого участника (конкурсной работы) взимается организационный взнос в размере 200 рублей.
Всероссийская дистанционная олимпиада по Русскому языку для 1-4 классов
Правила участия в Олимпиаде:
Необходимо оплатить взнос за участие в Олимпиаде. Квитанцию Вы можете скачать ЗДЕСЬ

2011 – 2012 нче уку елына «Сəхнə көзгесе» республикакүләм балалар театр фестиваленə н и г е з л ə м ə

Фестивальдə катнашу өчен керү взносы- 500 сум (коллектив)

ПОЛОЖЕНИЕо проведении открытого фестиваля - конкурса«Мой дом - Татарстан» в 2011/2012 учебном году

Для участия в программе «Туган ягым – яшел бишек» организационный взнос - 50 руб. (с человека).

Әле бу диңгездәге тамчы гына, аларның барчасында катнашыйм дисәң айлык хезмәт хакың да җитмәс. Миңа калса, тырыш, алдынгы укытучыларга стимул бирү түгел бу, ә "сиңа грант- фәлән алырга кирәк була сертификатлар",- дип хәйләләп акча каеру, шулай түгелме әллә!!!

Ә Илдар әфәндегә шуны әйтәсе килә, әле минем моңарчы бер генә фикерне дә бастырмыйча калган юк. Шуңа күрә үз исемегез белән язган булсагыз тәэсирлерәк булыр иде!!! Бәлки "ятымнан" кабат түләүсез теркәлү ясар идем.

Аннары минем хезмәт кайдан да булса алып кына куелмаган, барысы да үзем эшләгән яки һичьюгы татарчага тәрҗемә ителгән.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Ноябрь 27, 2011 12:17
 

Агымдагы рейтингы: 4.63Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 RE: Шулай дип тә әйтәләр ул!!!Гөлназ Салахова 29.11.2011 23:06
Бу кеше бер дә уйламыйча язгандыр. Түләү- мөһим әйберме ул- ИҢ МӨҺИМЕ БУЛАТНЫҢ ТӘКЪДИМ ИТКӘН МАТЕРИАЛЛАРЫНЫҢ КҮПЛЕГЕ, ЭЧТӘЛЕКЛЕЛЕГЕ.
ӘФӘНДЕ, СЕЗ БИК ЯЛГЫШАСЫЗ.
Ә СЕЗГӘ БУЛАТ БИК ЗУР УҢЫШЛАР ГЫНА ТЕЛӘП КАЛАСЫ КИЛӘ!!!!!!!!
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: Шулай дип тә әйтәләр ул!!!Гөлназ Җәлилова 24.11.2011 17:55
Әйе, сайт тоткан кеше ни генә ишетми: я йөзеңә бәреп әйтәләр, я кеше аркылы ишетелә, әйтмичә, уйлап йөргәннәре күпме. Җир йөзендә ничә кеше булса, шулкадәр фикер. Булдыксызлар фикеренә колак салма, акыллылар фикерен тыңла, үзеңчә эшлә, Булат. Шул сиңа киңәш. Кәефеңне төшермә бер дә. Илдарга: ясагыз шушындый сайт, тутырыгыз аны безгә файдалы яхшы ресурслар белән, көйләгез сез дә түләүле теркәлү, "көрәгез" рәхәтләнеп акча, "баегыз", сездәйләрнең "киңәшләрен" тыңлый-тыңлый эшләгез "рәхәтләнеп". Беркем дә комачауламый сезгә, ирек!
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Шулай дип тә әйтәләр ул!!!Венера Гәрәева 23.11.2011 21:42
Кешене нидә булса да гаепләргә җыенганчы, "татар малае" башта татарча язарга өйрәнсен иде һичьюгы.Аннан соң бер кеше фикере - бар кеше фикере дигән сүз түгел.Бернинди хезмәт куймый гына акча җыеп утыру түгел бит бу сайтка теркәлү өчен куелган бәя. Моны аңлар өчен үз җилкәңдә татырга кирәк шул авырлыгын. Куйган хезмәтеңне бәяли белүчеләр табылса, күңелең үсенә, ә менә мондый "татар малай"лары битеңә пычрак атса?!Андыйлар сүзенә карап, бер дә борчылма, Булат.Сине аңлаучы, яклаучылар күп дип уйлыйм. Бик кирәкле эш башкарасың,алга таба да күңелең үсеп торсын, дусларыңны, кулланучыларыңн ы яңадан-яңа язмаларың белән куандыр.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Шулай дип тә әйтәләр ул!!!Камалиева Рәмзия 23.11.2011 21:18
Ә кеше хезмәтен бушлай файдалану оятсызлык түгелме?!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Шулай дип тә әйтәләр ул!!!Алсу 23.11.2011 20:54
Бөтен кешенең дә фикере шундыйдыр дип уйлый күрмә Булат. Бик зур хезмәт башкарасың, рәхмәт! Алга таба да сиңа эшендә уңышлар телибез!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.