Гөбәдия яратучыларга! Бастыру
Чәршәмбе, Ноябрь 30, 2011 05:45

Гөбәдияне татар халкының йөзек кашы дисәң дә була, ә менә гөбәдиянең йөзек кашы, һичшиксез, аның астында кызарып пешкән корттыр. Әле кичә генә тормыш иптәшем ике "рейс" корт кайнатып алды. Шаккаттым! Узган ел гына кортны 6-7 сәгать кайнаткан иде. "Яңа технологияләр" татар кухнясына да килеп җитте, ахры. Ипи пешергәннән аз гына күбрәк вакыт үтте бугай, инде табында корт тора!

-Менә сиңа мә!- дидем, эчемнән генә. Сезне дә элеккечә кәстрүл төбендә сәгатьләр буе басып торып, кашык белән һаман булачак кортны болгату газабыннан азат итү максатыннан корт кайнатуның яңа ысулы белән таныштырып узарга булдым әле. Корт булырга тиешле массаны духовкага куясың да, аның бар икәнен дә онытып, башка эшләрең белән мәшгуль буласың:

Рецепт:

Чуен кәстрүлгә 1 кг эремчек, 2 стакан шикәр комы, 1 пакет кибет катыгы (0,5л) салып болгатасың,  духовкага тыгып куясың, кызарып чыгып, әзер булгач, аласың!

Болгатасы да, ташып чыгып газ плитәсе өстен пычрата, төбенә утыра дип тә куркасы юк! Менә шундый "революцион" ысул. Белгәннәр, "Америка ачтыңмы әллә", -дип миннән көлмәгез, белмәгәннәр эшләп карагыз!

Ашларыгыз тәмле булсын!!!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Декабрь 21, 2011 09:45
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 12

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1