Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Кыш... PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Декабрь 01, 2011 10:45

Барлык кулланучы һәм кунакларымны календарь кышка аяк басуыбыз һәм якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм!Әлбәттә Яңа елларга әзерләнү чоры бик тыгыз вакыт, ләкин ул башка чаралардан күңелле мәшәкать булуы белән аерылып тора. Үзем дә бик-бик яратам Яңа елны. Сизгәнсездер инде, бер ай вакыт калган булса да, сайтны бизәп тә куйдым. Инде өйгә тотындым! Бүген мин сезгә тагын бер кечкенә генә "шидывыр" күрсәтеп үтәм. Түбәндәге сылтамаларга басып карап алыгыз, дусларым. Боларны ничек эшләргә икәнен аннары аңлатып үтәрмен:

ШИДЫВЫР 1

ШИДЫВЫР 2

Шидывыр дигәч тә, образлы гына әйтәм инде!!!Смеётся

Инде әйдәгез, бераз җитдирәк сөйләшик. Беренчедән, күп кешенең өендә принтер бардыр, анысы. Әгәр төсле булса, ул "струйный" дыр дип тә курыкмыйча әйтә алам, чөнки төсле лазер принтерлары кыйбат, һәркемнең аңа "көче" җитми. Монысының буявы кыйбат, буявы тиз бетә, дисезме? Ә менә мин чишелеш юлын моннан ике ел элек таптым инде, һич тә үкенмим дә. Кичекмәстән принтерыгызга "Система безпрерывной печати" дигән җайланма алып куегыз, сезгә бер А4 форматындагы рәсем чыгару максимум 20 тиенгә(!!!) төшәчәк. Мин әлеге нәмәрсәкәйне 1480 сумга алып куйган идем, бише белән үз бәясен аклагандыр инде. Тагын да тулырак беләсегез килсә, шәхси почта тартмама, яки "фикер өстәү"гә кызыксындырган сорауларыгызны языгыз.

Икенчедән, ни өчен башта беренчене сөйләдем соң? Чөнки шидывырлардан күргәнсездер инде, әкәмәт зур әлеге календарь 25 биттән тора. Бу инде гадәти ысул белән чыгарганда шактый кесәгә суга. Ә миңа ул 50 сум чамасына төште. Кирәк икән зуррак, кирәк икән кечерәк тә эшләп була, анысы.

Менә тәмамлау өлешенә дә килеп җиттек. Ә андый календарьны ничек итеп гап-гади принтердан чыгарасы соң дисезме? Анысын инде түбәндәге программа үзе башкара, иң мөһиме, ул фотоның сыйфатын бозмыйча гына зурайтырга сәләтле (сүз дә юк, иконкадан 5м га 5 м лы плакат ясый алмый инде). Эшләп карауга анысын үзегез төшенерсез. Программа:{gcontent}йөкләү{/gcontent}

Ярый, уңышлар, очрашканчы, дусларым!!! Сынап карау өчен календарь, шушы арада тагын берничә календарь ясап, сезгә тәкъдим итәрмен дип торам, алла боерса.

Сүз уңаеннан, теркәлү түләүле дип җенләнүче иптәшләргә!!! Җибәрегез миңа эшләрегезне, бушка куярмын. Ә үз хезмәтемнең барысын да бушка тәкъдим итә алмыйм, ачуланмагыз. Чөнки компьютерда утырасы урынга "таксовать" итәргә чыгып керсәм дә, мин бер көндә сайтта 20 кулланучы теркәлгән кадәр акча эшләр идем. Ләкин нишлисең бит, сайт минем өчен хобби. Күпме көрәшеп карадым аннан бизәргә һәм ташларга ул рәхмәтсез эшне, әлегә булмый!!!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Декабрь 01, 2011 04:21
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 9

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.