Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Авырмас тән булмас PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Декабрь 08, 2011 11:13

Әллә кайдан, һич уйламаганда "җил чәчәге" эпидемиясе башланып китте бит әле җәмәгать. Бүген мәктәбебездә укучы 18 баладан 5 бөртек кенә калды. Аларга тизрәк савыгып, яңадан туган мәктәпләренә белем алырга килүләрен теләп калам һәм әлеге авыру турында кечкенә генә мәгълүмат биреп үтәм.

Нәрсә соң ул “җил чәчәге”? Аның белән балалар бары бер генә авырыйлар, шуннан организмда гомерлеккә иммунитет барлыкка килә. Балаларда әлеге авыру олыларга караганда күпкә җиңелрәк уза. Шуңа күрә бала чакта авырып куйсаң, хәтта яхшырак та әле!

Авыру башланыр алдыннан инкубация чоры уза. Ягъни авыру эләккән булса да 1-3 атна моны берничек тә сизеп булмый. Шуннан баланың тән температурасы кинәт кенә 39 һәм аннан да югарырак күтәрелә. Берүк вакытта тәнгә бетчәләр бәреп чыга. Башта алар аз гына була, ләкин санаулы сәгатьләр эчендә бөтен тәнне баса. Исегездән чыгармагыз! Бу бетчәләрне сытарга ярамый! Балага мөмкин кадәр бетчәләрне кашымаска кирәклеген дә аңлатырга кирәк. Әгәр кашып, бетчә урыннары җәрәхәтләнсә, аннан инфекция китәргә мөмкин, димәк дәвалану өчен антибиотиклар кулланырга кирәк булачак. Ә бу хәл булмаса авыруны күпкә җиңелрәк кичерергә була. Җил чәчәгеннән махсус дарулар юк, ата – ананың бурычы - бары тик баланың игътибарын икенчегә юнәлтү, төрле уеннар уйнап аны оныттырып тору,бер атна чамасы “ятак режимы” кулланудан гыйбарәт. Күпләр баланы “зеленка” белән “буяп куя”. Әмма ләкин “зеленка”ның әлеге авыруны дәваламавын, бары тик кашып җәрәхәтләнгән урыннарны инфекция керүдән саклавын гына әйтми калып булмас. Температура артык күп күтәрелгән очракта балага температура төшерүче препаратлар киңәш ителә. Тик монда да сак булыгыз, балага аспирин бирергә ярамый. Мондый очракта иң ышанычлысы- парацетамол диләр табиблар.

Исән-сау булыгыз! Авырмагыз!

Ә шулай да иң мөһиме сәламәтлек бит, килешәсезме! Байлык түгел!

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Декабрь 12, 2011 12:35
 

Агымдагы рейтингы: 4.75
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 Авырмас тән булмасВенера Гәрәева 08.12.2011 21:10
Бик файдалы мәгүлүмат куйгансың сайтыңа, Булат, тагын берничә момент өстәр идем, әле генә 2 балам җил чәчәге белән авырган әни кеше буларак. Әгәр бала бу авыру белән 1 яше тулганчы сабый көе авырый икән, соңыннан ул тагын бер кабат шул авыруны эләктерәчәк, чөнки 1 яшькә кадәрле балада бу авыруга каршы иммунитет барлыкка килми, бу- расланган факт. Икенчедән, әгәр бала бик кычытынып интексә, аллергиягә каршы препарат куллану мәслихәт, мәсәлән, кечкенә балага супрастин бирәсең көнгә 3 тапкыр үзенә тиешле дозада, 2 яше тулган булса, лоратадин дигән көчлерәк дару кулланырга мөмкин. Зуррак бала бу авыруны хәтәррәк кичерә, температурасы да шактый югары була, озаграк та авырый, бетчәләр дә күбрәк чыга, катлауланулар да аларда ешрак күзәтелә (осложнение). Бу очракта педиатр антибиотик билгели. Бетчәләр кутырлап бетеп, үзләре кубып төшә башлагач, инде яңалары чыкмаса, бала тазара башлаган санала һәм ул инде инфекция таратучы булмый (носитель). Авыру баланы юындыру, тышка җилгә алып чыгу киңәш ителми, бигрәк тә беренче 3-4 көнендә, бетчәләрнең күпләп чыгу вакытында. Бетчә кечкенә кызыл нокта булып чыгуга зеленка белән бассаң, ул кабарып суланмый һәм таралмый, дип раслый врачлар. Бәлки кемнәргәдер файдасы булыр бу язмамның. Таза-сау булыгыз!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү