Авырмас тән булмас Бастыру
Пәнҗешәмбе, Декабрь 08, 2011 11:13

Әллә кайдан, һич уйламаганда "җил чәчәге" эпидемиясе башланып китте бит әле җәмәгать. Бүген мәктәбебездә укучы 18 баладан 5 бөртек кенә калды. Аларга тизрәк савыгып, яңадан туган мәктәпләренә белем алырга килүләрен теләп калам һәм әлеге авыру турында кечкенә генә мәгълүмат биреп үтәм.

Нәрсә соң ул “җил чәчәге”? Аның белән балалар бары бер генә авырыйлар, шуннан организмда гомерлеккә иммунитет барлыкка килә. Балаларда әлеге авыру олыларга караганда күпкә җиңелрәк уза. Шуңа күрә бала чакта авырып куйсаң, хәтта яхшырак та әле!

Авыру башланыр алдыннан инкубация чоры уза. Ягъни авыру эләккән булса да 1-3 атна моны берничек тә сизеп булмый. Шуннан баланың тән температурасы кинәт кенә 39 һәм аннан да югарырак күтәрелә. Берүк вакытта тәнгә бетчәләр бәреп чыга. Башта алар аз гына була, ләкин санаулы сәгатьләр эчендә бөтен тәнне баса. Исегездән чыгармагыз! Бу бетчәләрне сытарга ярамый! Балага мөмкин кадәр бетчәләрне кашымаска кирәклеген дә аңлатырга кирәк. Әгәр кашып, бетчә урыннары җәрәхәтләнсә, аннан инфекция китәргә мөмкин, димәк дәвалану өчен антибиотиклар кулланырга кирәк булачак. Ә бу хәл булмаса авыруны күпкә җиңелрәк кичерергә була. Җил чәчәгеннән махсус дарулар юк, ата – ананың бурычы - бары тик баланың игътибарын икенчегә юнәлтү, төрле уеннар уйнап аны оныттырып тору,бер атна чамасы “ятак режимы” кулланудан гыйбарәт. Күпләр баланы “зеленка” белән “буяп куя”. Әмма ләкин “зеленка”ның әлеге авыруны дәваламавын, бары тик кашып җәрәхәтләнгән урыннарны инфекция керүдән саклавын гына әйтми калып булмас. Температура артык күп күтәрелгән очракта балага температура төшерүче препаратлар киңәш ителә. Тик монда да сак булыгыз, балага аспирин бирергә ярамый. Мондый очракта иң ышанычлысы- парацетамол диләр табиблар.

Исән-сау булыгыз! Авырмагыз!

Ә шулай да иң мөһиме сәламәтлек бит, килешәсезме! Байлык түгел!

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Декабрь 12, 2011 12:35
 

Агымдагы рейтингы: 4.75
Тавыш бирде: 4

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1