Ямьле Саба ягым-Мишәбашым
Белем алган туган мәктәбем.
Сиңа атап язар шигырьләрем
Сиңа баглап эшлим эшләрем!
Сөенечле хәбәрләр белән Сезне! |
![]() |
![]() |
![]() |
Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 12, 2012 12:14 | |||
Дусларым, каникул буе баш күтәрми эшләгән эшем, ниһаять тәмамланды һәм сезне тизрәк сөендерергә ашыгам. Бу арада мәш килеп программа авторлары белән языша-языша, бер бик яхшы тестлар төзү программасын татарчалаштырдым әле. Программаны урнаштырганда чыгучы хәбәрләрне тәрҗемә итәсе генә калды, әмма ул аның белән эшләргә һич кенә дә комачау итми. Ике атнадан чыгачак программаның яңа версиясендә, анысын да күрә алырсыз. Нинди өстенлекләре өчен чат ябыштым соң мин аңа? Хәзер аңлатып үтәм. Әлеге программа аша ясаган тестлар компьютерда интернет булмаса да, программасы урнаштырылмаган булса да эшли. Икенчедән, төп өстенлеге- татарча таный. Өченчедән, тестларны 3 юнәлеш буенча төзергә була: гади, эзлеклелек табуга һәм тәнгәллек табуга. Түбәндә сез әлеге 3 юнәлешкә дә ясалган тестлар белән таныша аласыз. Игътибар, программаның яңа версисе(100% тәрҗемә белән) чыгу белән, мин сезгә аны тәкъдим итәрмен. Ә хәзергә куелган тестлар буенча фикер алышып үтик, тәрҗемәдә булган кимчелекләрне дә әйткәләсәгез иде! Ни әйтсәгез дә мин тел белгече түгел бит. Рәхим итегез! Тестларны компьютерыгызга йөкләп алыгыз һәм эшләтеп җибәрегез! !!! Бу әзер тестлар, ягъни аны кулланып була, үзең тестны төзер өчен аның программасы кирәк, анысын да тиздән сезнең хөкемгә тапшырырмын! Игътибар! Эзлеклелек урнаштыру өчен бирелгән тестларда, җавап дөрес булсын өчен, тестагы җавап вариантларын өстән-аска тәртибендә "тычкан" ярдәмендә, ә тәнгәллеккә булган тестларда, я сорауларын җавапка карата, я җавапларын сорауга карата туры килерлек итеп шулай ук тычкан ярдәмендә урнаштырырга кирәк!
Очраган ялгышларны дөрес вариантларыгыз белән аңлатсагыз иде.
Тест белән эшләү барыбер аңлашылмадымы? Алайса сезгә ярдәмгә ролик:
Фикерләр:
|
|||
Яңартылды Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 19, 2012 10:15 |
Агымдагы рейтингы: 4.8Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10
Әлеге материалны бәяләгезче!:
Фикерләр
Бу язманың фикерләр RSS тасмасы .