Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Гомер бит ул мизгел генә... PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Гыйнвар 17, 2012 10:23

Хөрмәтле кунаклар, кулланучыларым. Бүген Белем.ру форумында бер мәкаләне укып телсез калдым, гәүдә аша тоташ электр тогы үткәндәй булды. Мине интернет диңгезенә алып кереп китеп, беренче тапкыр батмыйча йөзәргә өйрәтүчеләрнең берсе булган Яшел Үзән районы Акъегет мәктәбенең биология укытучысы Рәшит абый Нигъмәтуллинның вафат булуы турында ничә айдан соң гына белүем өчен үземне үзем кичерә алмыйча озак кына утырдым. Әйе, әле бүгенгедәй хәтерлим... Ясалып кына килүче сайтыма видеоролик куя алмыйча озак кына азапланып утырдым, аның белән языша башлагач, һәр адымын җентекләп аңлата-аңлата, тәки өйрәткән иде ул аны. Ул чакта хәзерге кебек мөмкинлеләр дә юк иде, бу өлкәдә белемем дә чамалы иде. Их! Бар иде бит күңелле чаклар- Рәшит абый, мин, Кушлавычтан Илфар Әюпов, Мөслимнән Гөлназ Җәлилова, Балтачтан Рәфкать абыйлар әле беребезнең, әле икенчебезнең форумында туган телебездә көн саен җанлы әңгәмә алып бара идек. Ә безне берләштерүче чылбыр булып торган, туган телебездә ул вакытта эшләп килүче бик сирәк татар сәхифәләренең берсе-Белем.ру га мең рәхмәт! Вакытлар үтә торды, мин дә байтак нәрсәләргә өйрәндем, масаеп киттемме икән, инде миңа Рәшит абый нәрсәгә дип уйладыммы, әллә вакыйгалар агышы шулай туры килдеме, аралар өзелде... Дөрес, берничә тапкыр телефоннан сөйләшеп алгаладым, ләкин интернетта аралашу бөтенләй тукталды. Һәм менә нинди коточкыч хәбәр! Рәшит абый арабызда юк инде! Ышанасы да килми моңа. Тик үлем рәхимсез нәрсә, аңа каршы әле беркемнең дә тора алганы юк. Рәнҗеткән булсам, кичер мине Рәшит абый! Авыр туфрагың җиңел булсын!!! Ә исәннәр бер-беребезнең кадерен белик!!!

Авыр миңа дуслар!!!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Гыйнвар 19, 2012 10:09
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.