Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Файдалы программалар PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Гыйнвар 29, 2012 06:05

"Файдалы программалар" циклын дәвам итәм. Бүген сезнең игътибарга "Үткен күз" программасын тәкъдим итәм. Аның төп бурычы- флешкаларга эләккән, үзеннән-үзе эшләп китүче вируслардан саклау. Миндә ул күптәннән тора. Әлегә үзен бик яхшы яктан гына күрсәтте.Теләсәгез, алыгыз һәм урнаштырыгыз. Архивтан аласы һәм урнаштырасы. Ачкыч кирәкми. Программа монда. Компьютерыгызга флешка тыкканнан соң әлеге программа каравыл кычкырса, димәк сезнең флешкада үзлегеннән эшләп китүче вирус бар дигән сүз. Андый вируслар нинди дә булса папка ачканны көтеп тормыйлар, флешканы тыгуга компьютерда урнашып, хуҗаларына сезнең турыда "сөйлиләр" яки системаны бикләп, "Юньсез кино карагансыз, абау-оятсыз!",-дип алдап, смс хәбәр сорап ятачак. Ә "Үткен күз" әлеге вирусны сезнең компьютерыгызга кергәнче үк юк итәчәк!

"Яңа версиям бар, яңартыйммы",- дип сораса, курыкмыйча яңартуга басыгыз.

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Гыйнвар 30, 2012 01:59
 

Агымдагы рейтингы: 4.6Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Файдалы программаларИлсөяр Фазлиева 30.01.2012 21:52
Рәхмәт!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.