Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Интернетта һәр ялтыраган алтын түгел! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Февраль 02, 2012 09:33

Дуслар, интернетта хәзер ни теләсәң шул бар дибез. Әмма алдакчылар да юк түгел. Хәзер мин сезгә шундыйларның берсенә видеокүзәтү тәкъдим итәм. Әйе, кәгазь боткасыннан аз булса да котылу өчен кайчак акчабызны җәлләмичә дә күпләребез әзер материал алырга риза. Тик мондый очракта сак булыгыз. Телефон номерына СМС җибәреп алырга тәкъдим иткән ресурсларны тапкан биттә, кызык өчен генә тузга язмаган файл исеме язып тикшереп карагыз, әгәр ул сервис сезгә аны да җиңел табып бирә икән, димәк бу сервиста гомумән бернинди ресурс та юк булып чыга. Алдана күрмәгез дусларым! Һәрхәлдә бу роликны карагач, андый күңелсезлеккә тап булмассыз дип ышанам. 

Минем сайтны да алдакчы дип уйлый күрмәгез тагын!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Март 28, 2012 09:59
 

Агымдагы рейтингы: 4.67Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Интернетта һәр ялтыраган алтын түгел!Лилия Таҗетдинова 02.02.2012 21:58
Чыннан да интернеттан әзер материаллар эзлибез. Кемнәрдер аларны үзгәртмичә дә куллана, кемнәрдер син әйткәнчә әзерне акчага сатып алырга да риза. Бу ролигың белән бик күпләргә яхшы киңәшләреңне җиткерәсең,рәхм әт сиңа!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.