Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Җиңүчеләрне көтәбез! PDF Бастыру E-mail
Чәршәмбе, Февраль 22, 2012 11:57

spasibo2Хөрмәтле дуслар! Менә район күләмендәге тестлар бәйгесенең беренче этабы тәмамланды. Барыбызның да көне килеп җиткәч кенә эшләү гадәтебез эшләрне кабул итүнең соңгы көнендә минем җилкәгә авыр йөк булып килеп төште. Шул сәбәпле, бәйге нәтиҗәләре билгеләнү вакытына да бераз үзгәреш керде. Нәтиҗәләр 1 мартта ясалыр дип көтәм. Икеләтә бәйрәм көткән җиңүчеләребезне нәкъ шул көнне шатландырырмын дип уйлыйм. Язның беренче көне белән бергә район күләмендәге бәйгедә җиңүегез ямь өстенә ямь өстәр дип ышанам. Чөнки әле тагын бер матур сюрприз бар, җиңүчеләрне бүләкләү өчен миңа спонсорлар табу насыйп булды бит әле. Алар турында бәйге нәтиҗәләре игълан ителгән көнне тулырак таныштырырмын. Ә хәзер сабыр гына хөрмәтле жюриның хезмәт нәтиҗәләрен көтик!!! Бәйгедә катнашкан барлык, барлык укытучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Бәйге максатына тулысынча ирештек дип саныйм. Чөнки татар телендә белем бирүче мәктәп укытучылары өчен тиңсез хәзинә- 38*4=152 тест туплау бәхетенә ирештек ич! Вакыт булу белән сезнең эшләрегез сайтта онлайн тестлар формасында интерактив тестлар буларак урнаштырылыр. Бу инде өендә интернеты булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә алган белемнәренең ныклыгын тикшерүдә нык ярдәм итәчәк. Ә интернетсыз кешеләр өчен, вәгъдә иткәнемчә тестлар төзү программасы аша оф-лайн режимда эшләүче тестлар җыелмасы да булачак. Дөрес моңа бик күп вакыт кирәк инде, әмма март урталарына бу эшне башкарып чыгармын дип уйлыйм. Хөрмәтле сайтым кулланучылары һәм кунаклар! Җиңүчеләрне билгеләүдә сез дә үзегездән өлеш кертә аласыз. Моның өчен 28 февральгә кадәр түбәндәге сылтама аша кереп, үзегезгә ошаган эшкә тавыш бирергә була. Тавышлар саны буенча 1-3 урын алучы эшләргә өстәмә баллар биреләчәк. Активрак булыйк! Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр белән монда таныша аласыз, биредә:  "Тавыш бирү бите"

Тагын бер тапкыр барлык катнашучыларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Эшләрегез гел уң булсын!

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Февраль 22, 2012 08:57
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.