Котлыйбыз! Бастыру
Пәнҗешәмбе, Март 01, 2012 12:22

Хөрмәтле дуслар, башлангыч белем бирүдә Федераль Дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында башлангыч сыйныфларда укытылучы төп фәннәрдән район күләмендә үткәрелгән тестлар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Бәя бирүнең нинди авыр эш икәнен барыгыз да яхшы аңлыйсыздыр. Жюри бик нәтиҗәле эшләде. Аларга зур рәхмәтемне белдерәм. Бәйгедә барлыгы 37 эш катнашты, шул исәптән бер эш Республикабызның башка төбәгеннән килгән иде. Әлеге эшнең авторы Сарман районы Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы. Гөләндәм Гөлүс кызының эше аерым билгеләп үтелде һәм 200 сум акчалата бүләк белән easyQuizzy тестлар төзү программасының лицензиясенә ия булды. Сүз уңаеннан, әлеге программаның татар теле кертелгән яңа версиясен сез менә бу адрес буенча күчермәләп ала аласыз: http://easyquizzy.ru/. Ә районыбыз мөгәллимнәре тәкъдим иткән эшләр арасыннан хөрмәтле жюри түбәндәге эшләрне иң яхшылары дип тапты:

 

Касыймова Гөлнара Насыйр кызы

Сабабаш төп мәктәбе

34 нче эш

 Гафиятова Алисә Айрат кызы

Явлаштау урта мәктәбе

28 нче эш


 Шәймуллина Ләйлә Гыйлемхан кызы

Явлаштау урта мәктәбе

25 нче эш

Барлык нәтиҗәләр белән монда таныша аласыз.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм, аларга эшләрендә, тормышларында уңышлар теләп калам. Инде, әйдәгез бәйгенең спонсорлары белән танышыйк:

Фәйзрахманов Искәндәр Мәҗит улы- шәхси эшмәкәр.

Әхәтов Фаиз Фидаиль улы- фермер.

Нәҗипов Айрат Ким улы- шәхси эшмәкәр.

Әлеге хезмәт сөючән, тырыш авылдашларыбыз минем бәйге җиңүчеләрен бүләкләүдә матди ярдәм итүләре турындагы үтенечемә бик теләп риза булдылар. Бик зур рәхмәт аларга! Эшләре гел уң булсын, бизнеслары чәчәк атсын, фермерыбыз- Фаиз абыйның сыерлары мул сөт бирсен, басуларында ашлык ишелеп уңсын! Сау-сәламәт булыгыз! Җиңүчеләребезгә бүләкләрне һәм район мәгариф бүлеге дипломнарын бик тиздән тапшырырбыз. Барлык җиңүчеләрне һәм спонсорларыбызны котлап, авылыбызның сандугачы, "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесе җиңүчесе Нәҗипов Булат Айрат улының "Җәйге авыл иртәсе" җырын тыңлап үтегез.

 

 Ә инде призлы урын булмаган коллегаларым, бер дә кайгырмагыз, һәр катнашучыга бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрнең оригиналлары җыелмасы җибәреләчәк.Ул сезгә эшегезне берникадәр җиңеләйтүдә булышыр дип уйлыйм. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтемне белдерәм!

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Декабрь 08, 2012 03:21
 

Агымдагы рейтингы: 4.5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1