Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
4 сыйныфлар өчен мониторингның демо варианты PDF Бастыру E-mail
җомга, Март 23, 2012 07:56

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Хөрмәтле дуслар! Түбәндә сез 4 сыйныфларда үткәреләчәк мониторингның демоверсиясен күрәсез. Алар спойлерга яшерелгән. Һәр спойлерның зәңгәр белән язылган исеменә баскач, ачылып китәрләр, алар белән шунда гына танышып та була, кирәк булса, спойлер астында чыккан "йөкләү" сүзенә басып компьютерыгызга да күчермәли аласыз. Әлегә күнегә торыгыз, кичкә бу тестларның онлайн-интерактив вариантларын куярга тырышырмын.Белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 12 биремне үз эченә ала (А1-А20), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телим! "Дәвамын укырга" га басарга онытмагыз!

Математика

Бераз көтегез, хәзер ачыла ...

Русский язык

Бераз көтегез, хәзер ачыла ...

Татар теле №1

Бераз көтегез, хәзер ачыла ...

Татар теле № 2(Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре өчен)

Бераз көтегез, хәзер ачыла ...

Татар теле № 3(Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен)

Бераз көтегез, хәзер ачыла ...

Тестларның онлайн-интерактив версиясе


Интерактив версиядә ялгыш булса хәбәр итә күрегез! (җавапларда)

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Март 30, 2012 06:50
 

Агымдагы рейтингы: 4.58Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 33

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
-2 #10 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыЛилия Таҗетдинова 30.03.2012 18:45
Бик файдалы, кирәкле эш башкаргансың Булат.Рәхмәт.
Өземтәләргә
 
 
+2 #9 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыГүзәлГүзәл 28.03.2012 08:27
Булат,бик кирәкле әйбер эшләгәнсең,рәхм әт!Минем олы кызым 4сыйныфта укый.Эшләтеп карарга уйлыйм.
Өземтәләргә
 
 
0 #8 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыГөлназ Җәлилова 23.03.2012 22:07
Димәк, бик әйбәт белсәгез дә, бу сорауларга 100% дөрес җавап нигездә үк була алмый, шуңа күрә өметләнмәгез дә, дигәнне аңлатамы инде бу? Кызык... :(
Гомумән, "Алфавитта ничә хәреф бар?" кебек сораулар белән баланың белемен бәяләргә дә, тикшерергә дә ярамый дип уйлыйм мин.
Өземтәләргә
 
 
+3 #7 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыБулат Шакиров 23.03.2012 21:10
Quoting
Quoting
Гомер буе татар алфавитында 39 хәреф дип өйрәндек. ФГОС буенча 38 генә ул хәзер. Кайсысы дөрес җәмәгать? Е белән Ё ны берләштерүгә мин үзем каршы. елка дип әйтеп карагыз да ёлка дип әйтегез. Үзегез чамаларсыз. Әмма тестта бала 39 дисә дөресме, әллә 38 дисәме?

Мин 39 дип җавап биргән идем шикелле, дөрес күрсәтте.

дөрес күрсәтү бары тик мин демоверсиядә ничек язылган онлайн тестны шулай эшләгәнгә, ә болай хәзер татар телендә 38 хәреф дип өйрәтелә
Өземтәләргә
 
 
+1 #6 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыГөлназ Җәлилова 23.03.2012 21:07
Quoting
Гомер буе татар алфавитында 39 хәреф дип өйрәндек. ФГОС буенча 38 генә ул хәзер. Кайсысы дөрес җәмәгать? Е белән Ё ны берләштерүгә мин үзем каршы. елка дип әйтеп карагыз да ёлка дип әйтегез. Үзегез чамаларсыз. Әмма тестта бала 39 дисә дөресме, әллә 38 дисәме?

Мин 39 дип җавап биргән идем шикелле, дөрес дип күрсәтте.
Өземтәләргә
 
 
0 #5 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыГөлназ Җәлилова 23.03.2012 21:05
Quoting
Әйе, Гөлназ демоверсиядә шулай.Тест йөкләүдән өстә ворд форматында күренергә тиеш."Бераз көтегез, хәзер ачыла" дигән сүз дә чыкмыймы? Аннары Гөлназ адәм көлкесе укыитучы башым белән мин менә бу тестның җавабында шикләндем әле:
Тартым алмашлыклары зат алмашлыкларына нинди кушымчалар ялганып ясала?
1) -ынчы,-енче
2) -ныкы,-неке
3) -нчы,-нче
4) -ның,-нең
Кайсы җавап дөрес?4 нче класста миңа калса тартым алмашлыгы өйрәтелми"!

Мондый "астыртын" сораулардан болайрак чыгарга өйрәтү файдалы булыр балаларны, минемчә: -ның,-нең - килеш кушымчасы, -нчы,-нче һәм -ынчы,-енче саннарга кушылар торган кушымча (аның сан сүз төркеме дә өйрәтелми икән ләбаса башлангычта!). Калган версияне дөрес җавапка исәпләргә була, дип.
Өземтәләргә
 
 
0 #4 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыГөлназ Җәлилова 23.03.2012 20:58
Quoting
Әйе, Гөлназ демоверсиядә шулай.Тест йөкләүдән өстә ворд форматында күренергә тиеш."Бераз көтегез, хәзер ачыла" дигән сүз дә чыкмыймы? Аннары Гөлназ адәм көлкесе укыитучы башым белән мин менә бу тестның җавабында шикләндем әле:
Тартым алмашлыклары зат алмашлыкларына нинди кушымчалар ялганып ясала?
1) -ынчы,-енче
2) -ныкы,-неке
3) -нчы,-нче
4) -ның,-нең
Кайсы җавап дөрес?4 нче класста миңа калса тартым алмашлыгы өйрәтелми"!

Синең сораудан соң татар теле буенча башлангыч гомуми белем бирү программасын карап чыктым, 2010 елда чыккан "Мәгариф" нәшриятында. Зат алмашлыгыннан башка бернинди алмашлык та өйрәнелми һәм өйрәнелергә дә тиеш түгел икән. Шуннан соң сорау туа: тест төзүчеләр мәктәп программасын беләме?
Өземтәләргә
 
 
+1 #3 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыБулат Шакиров 23.03.2012 20:25
Гомер буе татар алфавитында 39 хәреф дип өйрәндек. ФГОС буенча 38 генә ул хәзер. Кайсысы дөрес җәмәгать? Е белән Ё ны берләштерүгә мин үзем каршы. елка дип әйтеп карагыз да ёлка дип әйтегез. Үзегез чамаларсыз. Әмма тестта бала 39 дисә дөресме, әллә 38 дисәме?
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыБулат Шакиров 23.03.2012 19:59
Әйе, Гөлназ демоверсиядә шулай.Тест йөкләүдән өстә ворд форматында күренергә тиеш."Бераз көтегез, хәзер ачыла" дигән сүз дә чыкмыймы? Аннары Гөлназ адәм көлкесе укыитучы башым белән мин менә бу тестның җавабында шикләндем әле:
Тартым алмашлыклары зат алмашлыкларына нинди кушымчалар ялганып ясала?
1) -ынчы,-енче
2) -ныкы,-неке
3) -нчы,-нче
4) -ның,-нең
Кайсы җавап дөрес?4 нче класста миңа калса тартым алмашлыгы өйрәтелми"!
Өземтәләргә
 
 
+1 #1 RE: 4 сыйныфлар өчен мониторингның демо вариантыГөлназ Җәлилова 23.03.2012 19:54
Бик әйбәт, актуаль эш башлап җибәргәнсең, Булат. Рәхмәт. Минем 4 нче сыйныфта укучы кызыма бу нәрсәләр бик тә кирәк иде хәзер, чөнки татар теленнән мониторинг тикшерүенә эләгәселәре алдан билгеле булмады бит!
4 сыйныфлар өчен мониторинг(тата р теле) тестларының берсендәге җавапта Илнур Ильнур дип бирелгән, Булат. Бу демоверсиядә шулаймы?
Аннан соң бу тасмаларның астында бернинди дә тест күренми бит миңа, "йөкләү" сүзе генә күренә.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.