Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Март
31,
2012
Шаккаткыч халык инде без! PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

Шаккаткыч халык инде без дуслар! Вата-җимерә татарча җырлаган күренекле шәхесләребезнең ике җөмләләренә мөкиббән китеп утырабыз. Имеш, кара әле, татарча җырлый бит! Беренчедән, үз телен, милләтен ихтирам иткән кеше татарча бер җыр булса да белергә тиеш инде ул. Чөнки җырны өйрәнү авыр түгел, хәтта ул телне белмәсәң дә. Икенчедән, түбәндәге роликта безнең икенче сорт халык икәнне күрсәтергә уйлаганнармы соң, аңламадым? Нәрсә, татарлар хәзер ачыктан-ачык җыр яздыра да алмый мени инде, оператор телефоннан сөйләшергә киткәч, я чәй эчәргә, кибеткә чыккан арада урлап кына яздырасымы? Минемчә, бик тә уңышсыз ролик!

Видеоролик

Фикерләрегезне көтеп калам, дуслар!

Күбәләкне буя

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Апрель 15, 2013 05:13
 

Агымдагы рейтингы: 4.47
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #2 RE: Шаккаткыч халык инде без!Гөләндәм 02.04.2012 06:03
Булат абый. Бу клипны карагач, мин сүзсез калдым.Татар халкын мыскыл итү инде бу! Мондый җыр белән сәхнәгә чыкмаулары хәерлерәк иде!
Өземтәләргә
 
 
+2 #1 RE: Шаккаткыч халык инде без!Гөлназ Җәлилова 01.04.2012 08:40
Татар җырын бу дәрәҗәдә тупас башкарган җырчыларны, татардан бу кадәр көлгән клипны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Коточкыч! Табличкаларында гы "әкерен генә" сүзе бөтенләй үтереп салды.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.