Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Зур җиңүебез белән инде безне! PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Март 31, 2012 10:39

Зур җиңүебез белән инде безне яки абсолют җиңүгә бер адым калганда...

"Ученик года" Бөтенроссия конкурсында укучым Минһаҗева Динә катнашуы турында язган идем инде. Уйнап кына башланган әлеге бәйгебез бик тә җитди булып чыкты. Берсеннән-берсе авыр биремнәре белән шаккатырды. Инде менә 7 ай буе җиңү өчен көрәшәбез. Безнең өчен русча булуы да кыен әле аның. Шулай да күрәсез, әлегә бирешмибез. Әлбәттә, безнең Бөтенроссиянең "Ел укучысы -2012" исеменә лаек булуыбыз мөмкинлеге 1000/1 белән исәпләнәдер. Шулай да бирешергә уйламыйбыз әле. Ләкин инде "2011-2012 Бөтенроссия ел укучысы конкурсының I дәрәҗәдәге лауреат Дипломы"на ия булу безнең өчен бик-бик зур уңыш.

"Тычкан"ны бирегә китерегез

4 сыйныфлар арасыннан финалга узучылар. Ә конкурс белән тулырак мәкалә башындагы рәсемгә басып таныша аласыз.

Менә шундый зур эшләребез бар әле безнең, дуслар!

Тычканны бирегә китерегез

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Апрель 02, 2012 02:34
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 13

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #4 RE: Зур җиңүебез белән инде безне!Раушания 03.04.2012 15:12
Булат, мин сезгә бары тик уңышлар гына телим. Көчле укытучының укучылары да көчле була! Бар да яхшы булыр, минем теләк шул.
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Зур җиңүебез белән инде безне!Лилия Таҗетдинова 02.04.2012 16:36
Молодцы, Булат! Бик зур хезмәт башкаргансыз.Җиңүегезне теләп калам.
Өземтәләргә
 
 
0 #2 RE: Зур җиңүебез белән инде безне!Гөләндәм 02.04.2012 05:52
Укытучының хезмәт җимеше укучыларыннан күренә: афәрин, Булат абый!
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Зур җиңүебез белән инде безне!Гөлназ Җәлилова 01.04.2012 08:34
Ай булдыргансыз! Лидердан 3 кенә баллга калышкансыз. Афәрин, куып җитәрсез, узып та китәрсез, Алла боерса. Абсолют җиңүегез белән котларга язсын, Булат. Бик зур хезмәт бу! Эшләрегез бары мактауга гына лаек.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.