Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Заманадан артта калмыйк дуслар! PDF Бастыру E-mail
Пәнҗешәмбе, Апрель 19, 2012 11:54

Хөрмәтле дусларым! Интернет акрынлыгы белән теңкәгә дияме? Бер җыр йөкләү өчен дә 2-3 минут вакыт кирәкме? Алайса сез заманадан шактый калышкан икән. Тарифыгыз белән кызыксынганыгыз бармы соң? "Суперскай" булса - бу бөтенләй урта гасыр, әгәр сез "Форсаж-1" тариф планын куллансагыз, бу да инде кичәге көн. Ә менә "Звезда-1" тариф планына күчкәнсез икән, сез замана белән бергә атлыйсыз , димәк. Тоташыгыз, үкенмәссез! Моны яндекста таттелеком дип язып яки менә бу сылтама аша кереп: http://www.tattelecom.ru/ башкарырга була. Шул сылтама буенча "шәхси кабинет" ка кереп(логин, парольле летай карточкасын кулланып), өйдән чыкмый гына кайсы числодан телисең, шуннан гына тарифыңны үзгәртергә мөмкин. Звезда- 1 айга 450 сум, 10 сум артык дип кайгырмагыз,тизлек якынча 3 тән 1 гә арта. Үземдә сынагач кына яздым! Белмим тагын, үзегезгә карагыз, мин әйттем, соңгы сүз барыбер сезнеке. Әлегә сау булып торыгыз. Рәсемдәгечә, интернет та кешеләр күк эволюция кичерә, тик күпкә өлгеррәк, җитешеп тә булмый артыннан. Кайчан гына әле 4 аякта "үрмәләп" йөри иде, инде бар җиһанны яулап алды!

Сорауларыгыз булса, рәхим итегез!

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 03, 2012 06:13
 

Агымдагы рейтингы: 4.23
Тавыш бирде: 13

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #2 RE: Заманадан артта калмыйк дуслар!Булат Шакиров 11.09.2012 06:35
Исәнмесез Алсу! Алай булуы мөмкин түгел,сез менә бу адрес буенча кереп тизлегегезне тикшереп карагыз. http://www.speedtest.net/ менә минем тизлек, чагыштырыгыз http://www.speedtest.net/result/2172209681.png (НОКТАЛАРДА Нижний Новгородка басыгыз) Ә инде кире күчәсегез килсә , монда кереп: ЛИЧНЫЙ КАБИНЕТЫГЫЗДАН ТАРИФЫГЫЗНЫ АЛЫШТЫРУ БЕР НИ ТҮГЕЛ http://www.tattelecom.ru/ Әлбәттә инде тәүлекнең төрле вакытында тизлек төрле буладыр.
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Заманадан артта калмыйк дуслар!Алсу Котдусова 11.09.2012 05:31
Булат абый исәнмесез!Форса ждан Звезда1 күчеп караган идек,киресенчә тизлек азайган кебек.Бу районга бәйле түгелме?Без Арча районыннан.Кире күчү мөмкинме икән?Алдан ук рәхмәт белдереп Алсу.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.