Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сау булыгыз, дусларым! PDF Бастыру E-mail
Шимбә, Май 19, 2012 10:59

И бу гомернең агышлары.... Бар иде бит яшь чаклар! Буш вакытым булдымы, сайтыма нидер куярга хыяллана идем. Көнне дә төнне дә белмичә эшләргә тырыштым. Никадәр конкурсларда катнаштым, җиңүләр дә булмады түгел. Ләкин әлеге хезмәт бик аз бәяләнә дусларым. Берәр спорт ярышы белән интернет-проектлар бүләкләү фондын чагыштырып карагыз. Менә быелгы җиңүләр һәм бүләкләү: 5 Республикакүләм белем бирү учреждениеләре арасында интернет-проектлар бәйгесе, бүләк- диплом кәгазь кисәге, Татнет Йолдызлары - 2011, бүләк - флешка (950 сум). Сайтны түләүле итеп карадым, фикерләрне укып чыгыгыз, мине череп баюда гаепләделәр. Шулай итеп, дуслар, лаеклы ялга китәм. Кемнәргә сайт чыннан да терәк булган икән, аларга бу авыррак булыр, ләкин күпләр сөенер генә. Хәзер инде болай итеп фанатларча эшләргә минем көч тә, дәрт тә, дәрман да юк. Башкалар мин сайтта казынып утырганда төрле бәйгеләрдә катнашып грант, премияләр алдылар, ә мин һаман шул бер сайтымда утырдым. Барыгызга да уңышлар, исәнлек-саулык теләп калам. Кайчак ачуланып ташласам да, туры сүзле булсам да, мине татар интернетында сагынырсыз әле. Бәлки дәрт кабынып сайт кабат эшләп китәр. Әлегә хушыгыз!

Пенсиягә чыкмыйм әле чыгуын, пенсиягә интрнетта гына чыгам.

Фикерләр:

 

Агымдагы рейтингы: 3
Тавыш бирде: 5

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #5 RE: Сау булыгыз, дусларым!Камалиева Рәмзия 30.05.2012 14:00
Киләсе очрашуларга кадәр, Булат! Син безгә бик кирәк.
Өземтәләргә
 
 
+2 #4 RE: Сау булыгыз, дусларым!Гөлназ Җәлилова 22.05.2012 18:48
Барыбыз да арыдык...
Өземтәләргә
 
 
0 #3 RE: Сау булыгыз, дусларым!Гүзәл Закирова 21.05.2012 22:00
Булат,мин дә алдагы фикерләр белән тулысынча килешәм.Каникуллардан соң,күпме көч сарыф иткән сайтыңа әйләнеп кайтырсың дигән өметтә калам.
Өземтәләргә
 
 
+1 #2 RE: Сау булыгыз, дусларым!Лилия Таҗетдинова 20.05.2012 21:40
Булат, мин дә Раушания белән килешәм, бераз ял иткәч, сайтыңа кайтырсың дип ышанып калам. Шул кадәр эшләнгән хезмәтеңне синең үзенең сайты булмаганнар билгеле аңлый алмый, аннары бит кешенең бөтен нәрсәне җайлы гына бушка гына булдырасы килә, шуңа да гаеплиләр(мин уйлыйм үзләре әллә ни майтара алмаган кешеләр инде бу).Синең сайт аша бөтен яңалыкларны белеп тора идек, ул ябылса нишләрбез? Сайтыңа кунакка кереп чыкмасаң, тынычлап йоклап та булмый, нәрсәдәдер тормышта артта калганмындыр сыман тоела. Шулай булгач, хушлашырга ашыкма әле...
Өземтәләргә
 
 
0 #1 RE: Сау булыгыз, дусларым!Раушания 19.05.2012 12:27
Булат, бер дә төшенкелеккә бирелмә, арып кына киткәнсеңдер, ял ит. Каникулларың күңелле үтсен,файдалы булсын. Ә хушлашуга килгәндә, синең тынгысыз кеше икәнеңне беләм, сайтыңны ябып кына тынычлана алырсың микән? Бу бит безнең иркенләп үз фикерләребезне язарга мөмкин булган, эчебезне бушатыргадай бердән-бер урын. Шулай булгач, хушлашырга ашыкма әле диясе килә. Мин синең тиз генә бирешә торганнардан түгел икәнеңне беләм. Турысын әйткәнгә ачуланма, ләкин мин кабат сине сайтыңда күрербез дип ышанып калам.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.