Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Ну погоди! мультфильмы шулкадәр әхлаксызмы? PDF Бастыру E-mail
Сишәмбе, Август 28, 2012 09:38

Яңа законга таянып әлеге мультсериал кичке 11 дән соң гына күрсәтелә башлаячак ди. Ягьни ничә буын совет кешесенең балачагы белән тыгыз бәйләнештә булган әлеге "НУ погоди!" олылар өчен категориясенә кертелеп, аңа + 18 тамгасы тагылган икән. Мультфильмне тыюны ул сериалларда артык күп җәбер-золым, көч куллану күренешләре булу белән аңлаталар. Кая барып җиттек , дуслар! Мин, мәсәлән, шуны карап үстем, әле беркемгә дә ташланырга җыенмыйм. Соң телевизордан бара торган теләсә кайсы фильмда андый күренешләр күпкә явызрак, коточкычрак. Ә мультфильмда көчсез хәйләкәр Куян һәрвакыт зыян күрмичә кала, аннары Бүрене дә улкадәр явыз димәс идем. Закон чыгаручыларыбыз утыра да инде тузга язмаган маҗаралар ясап. Беткәндер башка проблема. Ул исәптән безнең дәресләргә кунакка да килә алмыйдыр инде Бүре белән Куян, явыз мульт геройлары булгач. Ни генә булмасын закон 1 сентябрьдән үз көченә керә ди, челтәрдәге чыганак.

Үлмәсәң әллә ниләр күрерсең!,- ди иде минем мәрхүмә әбием. Чыннан да .....

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Гыйнвар 15, 2013 09:55
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 Ну погоди! мультфильмы шулкадәр әхлаксызмы?Венера Гәрәева 06.09.2012 23:15
Синең фикерләр белән тулысынча килешәм, Булат. Бу турыда газета мәкаләләрен укыгач, ни көләргә, ни еларга белмәдем. Янәсе, Карлсон турындагы мультфильм педофилияне пропагандалый, "Бремен музыкантлары" - сукбайлыкка өнди, "Алисә могҗизалар илендә" мультигы наркоманлыкны пропагандалый (көлеп үләрсең!), "Простоквашинода гы өчәү" мультфильмы исә, гомумән, гаилә кыйммәтләрен какшата,ди. Дядя Федор тәҗрибәсен кабатларга тырышып, бала үз тормышына, сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин, дип уйлый бу законны чыгаручылар. Яхшымы, яманмы, закон 1 нче сентябрьдән үз көченә керде. Хәзер телевизор экраннарыннан күрсәтелүче тапшыру алдыннан ничә яшьлек балаларга карарга яраганлыгын искәртүче тамга чыга. Ә без балачакта яратып караган мультфильмнарны телевизордан төнлә генә күрсәтәчәкләр. Тик мәсьәләнең закон чыгаручы агайлар уйлап бетермәгән икенче ягы бар бит, җәмәгать. Шул ук +18 тамгасы сугылган мультфильмнар миллионлаган данәдә базар-кибетләрдә сатуда ята бит. Әти-әниләр бу дискларны баласына барыбер алып кайтып күрсәтә алачак. Дисклар сатуны тыя алмаячаклар.
Миллионлаган совет кешесе карап үскән бу мультфильмнарны , аның каравы,бөтен кеше наркотиклар да кулланмаган, тәмәке тартучыга да, педофилларга да әйләнеп бетмәгән, әти-әнисен ташлап, өеннән чыгып китеп, йорт хайваннары белән дә яшәп ятмаган. Каш ясыйм дип, күз чыгарып яталар ахры закон чыгаручы агайлар.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.