Ну погоди! мультфильмы шулкадәр әхлаксызмы? Бастыру
Сишәмбе, Август 28, 2012 09:38

Яңа законга таянып әлеге мультсериал кичке 11 дән соң гына күрсәтелә башлаячак ди. Ягьни ничә буын совет кешесенең балачагы белән тыгыз бәйләнештә булган әлеге "НУ погоди!" олылар өчен категориясенә кертелеп, аңа + 18 тамгасы тагылган икән. Мультфильмне тыюны ул сериалларда артык күп җәбер-золым, көч куллану күренешләре булу белән аңлаталар. Кая барып җиттек , дуслар! Мин, мәсәлән, шуны карап үстем, әле беркемгә дә ташланырга җыенмыйм. Соң телевизордан бара торган теләсә кайсы фильмда андый күренешләр күпкә явызрак, коточкычрак. Ә мультфильмда көчсез хәйләкәр Куян һәрвакыт зыян күрмичә кала, аннары Бүрене дә улкадәр явыз димәс идем. Закон чыгаручыларыбыз утыра да инде тузга язмаган маҗаралар ясап. Беткәндер башка проблема. Ул исәптән безнең дәресләргә кунакка да килә алмыйдыр инде Бүре белән Куян, явыз мульт геройлары булгач. Ни генә булмасын закон 1 сентябрьдән үз көченә керә ди, челтәрдәге чыганак.

Үлмәсәң әллә ниләр күрерсең!,- ди иде минем мәрхүмә әбием. Чыннан да .....

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Гыйнвар 15, 2013 09:55
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 6

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1