Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Шимбә эш көнеме? PDF Бастыру E-mail
җомга, Октябрь 12, 2012 03:27

Дуслар, бигрәк тә 1 сыйныф укытучылары! Әгәр сез "Мәгърифәт" газетасын алдырмасагыз, күпләрне кызыксындырган сорауга җавапны тулысы белән урнаштырам:

Сорау: "Мин башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Эш күләмем- атнасына 20 сәг. Балалар 1 сыйныфта атнага 5 көн укый. Ә мине шимбә көнне дә мәктәпкә килергә мәҗбүр итәләр. Бу дөресме?

Адресым редакция өчен генә".

Укытучыларның исемнәрен язарга батырчылык итмәвен күптән беләм инде, анысы. Чөнки нәкъ менә укытучыларга эте дә, бете дә каныга. Шуңа сорау авторы бәлки дөрес эшләгәндер. Әмма мин адресымны күрсәтер идем, законсыз таләп өчен укытучы түгел, шул мәктәп администрациясе оялырга, куркырга тиеш бит.

Җавап: Сезнең соравыгызга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан түбәндәге җавап алдык:

- Мәгариф учреждениеләрендәге педагог һәм башка хезмәткәрләрнең эш һәм ял вакытлары РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (№69, 27.03.2006) нигезендә билгеләнә. Укытучыларның педагогик эшчәнлеге, төгәлрәге укыту өчен киткән вакыты сәгатьләр саны белән билгеләнә. Ә дәрес үткәрүдән тыш өлеше сәгатьләр саны белән тәгаенләнмәгән. Беренче сыйныф укытучыларының эш вакыты РФ баш санитария табибе кабул иткән карарга туры китереп оештырыла. Гамәлдәге кануннар нигезендә 1 нче сыйныфта балалар атнага 5 көн укый һәм мәктәп администрациясе 1 нче сыйныф укытучысыннан

шимбә көнне эшкә килүне таләп итә алмый.

Бездән күпне таләп итүче "кәкәй администрация" колагына, үземне кызыксындырган бер сорауга безне яклаучы "тәтәй оешманың" матур бер апае биргән җавап белән дә таныштырып үтәм.

Сорау: Бездән ел буена көндәлек дәрес планы сорыйлар, бу дөресме?

Җавап: Укытучы көн саен дәрескә әзер булырга тиеш, әмма аннан беркем дә үткән көннең дәрес планын, алай гына да түгел, шул көннекен дә, таләп итәргә хакы юк, бары тик тикшерүченең караган дәресендә укытучының дәресе барып чыкмаган очракта, тыйнак итеп кенә шул дәрес планын сорарга хакы бар, анда да таләп итеп түгел. Ә инде укытучы назлы гына каршы килергә дә мөмкин булып чыга.

Әгәр, кем дә булса әлеге оешманың, әлеге матур апаеның рәсми җавабын күрергә теләсә яки миннән моны үзебезнең администрация сораса, мин аны рәсми хат аша соратып алырмын дип торам. Сүз дә юк, укытучы дәрескә әзерлексез йөрергә тиеш түгел, көндәлек план да әзерлеккә керә, ләкин бихисап тикшерүләрдән иза чиккән укытучының үз-үзен яклар өчен рәсми документы булу да бик мөһим бит.

Әлегә менә шулар, дусларым. Үзегезне иренмәгән һәр кешедән издермәгез!!!

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 13, 2012 02:38
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Шимбә эш көнеме?Камалиева Рәмзия 13.10.2012 08:35
Рәхмәт, Булат!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.