Конкурс эшләре Бастыру
Сишәмбе, Ноябрь 13, 2012 01:59

Хөрмәтле коллегалар! ФГОС таләпләре буенча төзелгән дәрес эшкәртмәләрен конкурска кабул итү төгәлләнде. Хәзерге вакытта безнең карамакта 31 эш. Катнашучылар, исемлекне карап чыгыгыз, безнең игътибарсызлык белән кемнеңдер эше күрсәтелмәгән икән, хәбәр бирегез (я почтага, я шушы яңалык астына). Конкурс тәртибе болайрак: рус телендә язылган дәресләр "Радуга" сайтына урнаштырыла, татар телендәге эшләр минем сайтның төп битендәге сул як блогындагы иң өске модульдә.

Уңышлар сезгә!!!

Нинди дә булса сылтама эшләмәсә, я башка кыенлыкларга очрасагыз, шушы мәкалә астына языгыз.

Фикерләр:

Яңартылды Чәршәмбе, Ноябрь 14, 2012 07:56
 

Агымдагы рейтингы: 4.25
Тавыш бирде: 8

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1