Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Гыйнвар
15,
2013
Кызыклы да, отышлы да PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Сәлам, сәлам дуслар!!! Озын-озак Яңа ел каникулларыннан соң сезне сәламләвемә бик шатмын! Бүген мин сезгә үземнең яңа эшемне тәкъдим итәм. Һәр укытучы яки укучы шәхси сайт ясау турында хыялланадыр. "В контакте" да вакытны заяга уздыруга караганда, шәхси сайт төзү күпкә файдалырак бит. Моннан тыш һәр цифрлы ресурсың кирәк чакта алыр өчен һәрвакыт кул астында була. "И! Сайт ясау ул бит һәр кешенең кулыннан килми!"- диярсез. Алай дип уйларга ашыкмагыз. Сүз профессиональ дәрәҗәдә ясалган сайтлар турында бармый. Бүген без сайт ясау конструкторы белән танышырбыз. Алар интернетта бихисап. Ләкин яңа гына өйрәнеп килүчеләргә җайлырак булсын дип мин шуларның жимдо(Jimdo) дигәнендә тукталдым. Түбәндә сез әлеге конструкторда эшләү буенча җентекле күрсәтмәләр белән таныша аласыз. Ә сайт кулланучыларым өчен 5 видеоролик тәкъдим итәм. Кызыксынып китсәң, сайт ясау бик тә кызыклы эш! Ә ни өчен отышлы соң? Барыбыз да беләбез, хезмәткә түләүнең сыйфат кретирийларында укытучының шәхси сайты булу-булмау турында сорала. Әгәр шәхси сайтың бар икән, димәк син әлеге кретирийда үзеңә бер балл куя аласың. Бер балл хакы төрле мәктәпләрдә төрлечә булуны исәпкә алып, аны 70-90 сум дип  бәялик. Димәк сезнең мәктәпнең бер балл бәясенә бәйле рәвештә гади гына арифметик гамәл башкарабыз 70 * 12 = 840 сум, 90 * 12 =1080 сум. Шулай итеп отышлылык килеп чыга, ягъни шәхси сайты булган укытучының гаилә бюджетына 840-1080 сум өстәлә дигән сүз бу. Шулай булгач, әлеге мәкалә һәм видеороликлар сезгә файдалымы юкмы икәнен үзегез хәл итегез. Сайт ясарга карар кылсагыз, уңышлар юлдаш булсын! 

Word форматында татарча күрсәтмә

Видео монда

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Февраль 24, 2013 12:00
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 15

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Кызыклы да, отышлы даГөлназ Җәлилова 03.02.2013 16:44
Безнең мәктәптә хезмәткә түләүнең сыйфат критерийларында укытучының шәхси сайты булу-булмау турында соралмый. Ягъни булса әйбәт, булмаса да ярый.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.