Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Май
17,
2013
Шахмат турниры PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Бүген, ягъни 17 май көнне Килдебәк урта мәктәбендә башлангыч мәктәп укучылары арасында шахмат ярышы булып үтте. Иң беренче Килдебәклеләргә матур, кунакчыл каршы алулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Килүгә тәмле-тәмле ашлар белән сыйлаулары гына да ни тора! Мәктәпләре бик матур, чиста, пөхтә икән. Икенчедән, рәхмәтебезне конкурсны оештыручы Валентина Эрнстовнага белдерәсебез килә. Башлангыч мәктәпләр өчен мондый конкурсларның балаларның кеше арасына чыгуларында бик зур файда икәне бәхәссез. Һәм иң сөенечлесе- аннан җиңү яулап кайтуыбыз инде,әлбәттә. Түбәндә сез әлеге чарадан фоторепортаж белән таныша аласыз. Рәхим итегез!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Киләчәктә дә безгә җиңүләр насыйп булсын инде!!!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Май 17, 2013 06:26
 

Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 10

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
0 #1 RE: Шахмат турнирыЗимфира Гараева 18.05.2013 09:33
Булат!Сезне дә котлыйбыз.Без дә синең фикерләреңә кушылабыз,балал ар да бик ошатып кайтканнар.Шундый ярышлар күбрәк булсын иде.
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү


.