Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Июль
05,
2013
Ерак сәяхәт кичерешләре PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Дуслар, менә арып-талып ерак сәяхәттән кайтып кердем дә, хисләребез суынганчы, сезне шулар белән таныштырырга булдым әле. 30 июнь көнне Казан шәһәреннән автобус белән кузгалып китеп, бүген иртә белән туган Татарстаныбызга кайтып җиттек. Юл газабы-гүр газабы,- дип юкка гына әйтмиләр бит, 1600 км араны автобуста үтү поездга караганда авыррак икән. Шулай да барып җитү белән, әлеге уңайсызлыклар бик тиз онытылды. Иң беренче Санкт-Петербургта Татарстанда безгә бик тә тансык булган чиләкләп яуган яңгыр безнең бөтен аруларыбызны юып алды (һәм шул көннән бүтән бер тамчы да таммады). Автобуста кондиционер эшли, телевизор бар, тукталышлар җитәрлек, шоферлар да бик яхшы иде үзе, тик аяк арый. Ләкин курыкмагыз, түзәргә була. Питерның гүзәллеге хакына мондый гына кыенлыкларга түзмәслек түгел. Аннары һәр михнәтнең бер рәхәте бар,- дигәндәй автобусның үз + ләре дә әз түгел, олы-олы сумкаларны өстерәп йөрмисең, ул автобуста синең белән йөри, кирәк әйберне һәрвакыт ала аласың, кая барсаң да автобус янда, утырта да алып китә, торыр урыныңа кайтарып куя. Ниләр генә булмасын, әлеге шәһәрдә 5-6 тапкыр булуга карамастан, мин баруыма һич үкенмим. Безне оештырып, барлап, җайлап йөртүче район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз рәисе Гөлнәзирә Мөдәрисовнага бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кыскасы, күп сөйләдем. Сезгә хәзер бер генә видеоролик тәкъдим итәм. Ул Петергофтагы төп фонтан ачылу күренеше. Шушы бер видеоны күрү дә сездә Петербург шәһәренә сәяхәт итү теләген һичшиксез уятыр дип ышанам. Ә сәяхәттәшләрем үз фикерләре белән уртаклашасы килсә, мәкалә астындагы "фикер өстәү" дә үзләренең кичерешләре белән уртаклашыр дип ышанып калам. Шулай итеп роликны карап үтик: Роликны "дәвамын укырга" га басып карагыз!

Сез дә барыгыз, дусларым, үкенмәссез!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Июль 05, 2013 12:45
 

Агымдагы рейтингы: 4.74Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 19

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү


.