• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сентябрь
27,
2013
1 сыйныф укучылары колагына... PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Исәнмесез, хөрмәтле 1 сыйныф укучылары! Менә сез дә чын тырышлап белем үрләрен яуларга керештегез. Әлбәттә сезнең өчен иң авыр эш-язарга өйрәнү икәнен мин аңлыйм. Шуңа да бу катлаулы эшегездә булышырга булдым әле. Хәрефләрне кайдан яза башларга, ничек язарга икәнен онытып җибәргәндә, сезгә түбәндәге презентация ролигы ярдәмгә килер. Аны компьютерыгызга күчермәләп алыгыз да, көн дә өйрәнелгән хәрефләрегезне бер кат карап чыгыгыз. Эшләү тәртибе болайрак: алфавиттагы теләгән хәрефегезгә басыгыз, баш һәм юл хәрефе күрсәтелгән бит ачылыр, кайсысының ничек язылганын күрергә теләсәгез, шунысының астындагы кызыл яки зәңгәр шакмакка тычкан белән чиртегез.(Бер очтан уйлагыз әле, нишләп бер хәрефтә кызыл, икенчесендә зәңгәр шакмак икән?!) Шуннан соң ручкалы бит ачылыр. Сез хәрефнең кайдан языла башлавын күрсәтүче кызыл йолдызчык күрерсез, ручкага бассагыз, ул шул йолдызчыкка килеп туктар. Ручкага тагын бер басып, сез хәрефнең ничек язылганын күрә алырсыз. Уңышлар сезгә, минем нәни дусларым!

Зурайту Күчереп алу
Компютерыгызга болай күчереп алыгыз: түбәндәге сылтамага, тычканның уң ягы белән бас, сохранит обект как.. ны сайла.
Компьютерыңа күчереп ал

Җәй буе уйнап йөреп, 2 сыйныфлар да хәрефләр язылышын онытып бетерә, әлеге ролик аларга да ярдәм итми калмас дип ышанам. Пока-пока, дусларым!

Фикерләр:

Яңартылды җомга, Сентябрь 27, 2013 07:21
 

Агымдагы рейтингы: 4.97Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 33

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикерләр  

 
+1 #1 матур язуАльфира Ахатовна 01.10.2014 14:36
Молодец та инде син, Булат!Мин дэ кызыгып язып карадым эле. Бик отышлы вариант лэбаса бу!Унышлар сина!
Өземтәләргә
 

Фикер өстәү