• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Сентябрь
27,
2014
Көзге матурлык PDF Бастыру E-mail
Автор: Булат Шакиров   

Быелгы көз бигрәкләр дә матур һәм җылы булып чыкты. Бәрәңге алгандагы , сентябрь башы яңгырлары бераз куркытсалар да, табигать инде ничә көннән бирле үзенең җылы, матур көннәре белән сөендерә. Нинди генә төсләр юк быел табигатебездә! Шулай да җәйне сагыну хисе калган әле һәм күңел яшеллеккә омтыла. Менә без дә көзге экскурсиягә баргач, барыбыз бергә, дәррәү уҗым басуына омтылдык. Шуннан сезгә бер фотоны тәкъдим итәбез. Әлеге матур кадр хакына иген игүчеләребез безне басу таптаган өчен кичерер инде дип ышанып калабыз.

Ләкин күпме генә куансак та, кара көз барыбер килер. Тик табигатьнең һәр көненнән ямь табып булганны истән чыгармыйча, бер дә кайгырмыйк, дуслар!

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Сентябрь 27, 2014 07:15
 

Агымдагы рейтингы: 4.65Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 17

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү