Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Февраль 28, 2010 02:35

Әлеге дата уңаеннан без әтиләребезгә бәйрәм концерты оештырдык. Бу чарада барыбыз да бик теләп катнашты. Һәркемнең әтисенә үз талантын күрсәтәсе килде. Шуңа күрә алдан ук бик ныгытып бу чарага әзерләндек. Үз кулларыбыз белән аларга бүләкләр ясарга да онытмадык.

Менә бәйрәм башланып китте. Әтиләребез һәр чыгышыбызны көчле алкышларга күмде. Барысы да безнең талантыбызга сокланып һәм горурланып утырды. Әтиләребезне сәхнәдән сикереп төшеп биетеп тә алдык. Күңелле конөерттан соң бәйрәмебезне чәй табынында дәвам иттек. Әтиләребез гел шулай шат елмаюлы. Әниләребез һәм безнең белән тигезлектә бәхеттә гомер итсеннәр иде!

Фикерләр:

Яңартылды Дүшәмбе, Август 08, 2011 09:28
 

Агымдагы рейтингы: 4.57Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.