Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
"Аҗаган - 2010" PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Февраль 28, 2010 05:44

Февраль аенда ел саен мәктәбебездә оборона-масса айлыгы үткәрелә. Бу айлык барышында безгә иң ошаганы "Аҗаган" уены үткәрү. Менә ниһаять, без көткән әлеге уен көне килеп тә җитте. Дәресләр тәмамлангач, һәр ике команда, чын солдатлар кебек, уен стартына басты.

Һәммәбезнең дә йөрәге җиңү , нинди дә булса уңышка ирешү теләге белән яна. Маршрутлар язып яшерелгән пакетларны эзли-эзли уенның иң хәлиткеч мизгеле- байрак табу вакыты да килеп җитте. Кемгә елмайды бу бәхет дип уйлыйсыз? Ул бәхет 4 сыйныф укучысы Салават Газизовка елмайды. Байракны яшеренгән урыныннан тартып чыгару белән "урра" кычкырып , җиңүче команда бөтен авылны яңгыратты. Шулай итеп уенда "Җитезләр" командасы өстенлеккә иреште. "Кыюлар" га исә әз генә бәхет елмаймый калды. Ләкин җиңүчеләр дә җиңелүчеләр дә барыбыз бер булып, уен булган җирдән патриотик җырлар җырлап кайттык. Бу уеннан фотогалереябезне сез шул исемдәге бүлектән карый аласыз.

Фикерләр:

Яңартылды Якшәмбе, Февраль 28, 2010 07:10
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.