Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Тыл ветераннары хөрмәтләнде. PDF Бастыру E-mail
Дүшәмбе, Март 01, 2010 12:51
26 февраль көнне Мишәбаш авыл клубында һәм мәктәбендә тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге чарада Мишәбаш авылыннан 9 һәм Явлаштау авылыннан 4 ветеран катнашты. Аларны тәбрикләү өчен Саба районы профсоюз оешмасы рәисе Дания Муллануровна, Явлаштау авыл җирлеге рәисе Наил Файзелхакович, әлеге оешма сәркатибе Балтачова Оркыялар килде. Сүз алучылар сугыш елларында күрсәткән изге эшләре, тырыш хезмәтләре өчен ветераннарга зур рәхмәтләрен белдерде. Аларга калган гомерләрен исәнлектә-саулыкта, кадер-хөрмәттә уздырулары теләнде. Соңыннан медальлләр тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге чара бүләкләр бирелеп беткәннән соң, чәй табынында дәвам итте. Ветераннарыбызны матур җырлар җырлап, йөрәкләргә үтеп керә торган шигырьләр сөйләп, Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары үзешчәннәре сөендерде. Район үзәгеннән килгән кунагыбыз - Дания Муллануровна үзенең җыры белән тыл ветераннарыбызны котлавы, тантанага тагын да ямь өстәде. Ә инде сәламәтлекләре буенча чарага килә алмаучыларны өйләренә барып котладылар. Безнең әйтәсе килгән сүз: "Әйдәгез ветераннарыбызны җиңү көне якынлашканда гына түгел, һәрдаим күз уңында тотыйк. Булдыра алганча олылыйк һәм ярдәм итик!"

Фикерләр:

Яңартылды Сишәмбе, Март 09, 2010 05:12
 

Агымдагы рейтингы: 4.5
Тавыш бирде: 2

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!
.