Апрель 17, 2010 |
|
Шигырь бәйрәменнән видеорепортаж.
Мөхәммәт Мәһдиев Шагыйрьнең бишеге (1886-1894) Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин... Җир өчен, азатлык өчен көрәшләргә, патша самодержавиесенең камчылы экспедицияләренә гаҗәеп бай Казан артының үткәне. Бу төбәктәге халыкның аһ-зарлы моңы, яну-сөю аһәңнәре, акыл-хикмәт тулы җыр-бәетләр, әкият-мәзәкләр — һәммәсе дөньяви хәлләргә бәйләнгән. Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да юк. Казан артының исә төп матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыенда тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил тегермәннәрендә; тау асларыннан, кеше гомерен санап, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрендә. Тагы бу якта унтугызынчы гасырның мәшһүр «ТаҺир-Зөһрә», «Бүз Егет» поэмалары туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэма күп мәртәбәләр күчерелгән, кулдан-кулга йөргән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның 26 (14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана. Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың: рәхәткә тарыды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да, Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...» Бу булды дүртенче гаилә. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри. Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай алтынчы оя... Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый. Шагыйрьне аңлап бетерәсегез килсә, аның туган ягына барыгыз, диләр. Шулай, әгәр Тукай иҗатын аңлыйсыгыз килсә, туган ягына барыгыз. Дөрес, бу якның табигате йөз ел эчендә байтак үзгәргән инде. Монда асфальт юллар, сарайлар, музейлар... Әмма Тукайның балачагында Кырлай янында куе кара урман булган әле. Ул урманга Кырлай малайлары белән бергә ат сакларга барулар, андагы учаклы, әкиятле, ябалак тавышларының шомлы ишетелгән сихри төннәре, таң алдыннан изелеп йокыга китүләр, сихри-мәһабәт күккә ашкан төз чыршылар һәм инде, бер дә шиксез, каяндыр гына малайларны күзәтеп торган Шүрәле — болар барысы да сизгер күңелле баланың ятимлек, каһәр белән имгәтелгән рухын баеталар. Крестьян хезмәте бик кызык ул: бер яктан авыр, газаплы. Ләкин шул газап янында хезмәт поэтикасы, игенчелек эшенең ләззәте: көн үзәгендә басудан кайткач тал астындагы буага төшеп, кушаяклап тибеп йөзә-йөзә су керү... Баздан катык алып менеп, шуны чишмә суында болгатып салкын әйрән эчү... Ә теге буа, андагы хикмәтле тирән чоңгыллар... Ә кичләрен Кырлай урамында! Тальян гармунның осталары, халык җырларын бөтен нечкәлеге белән җырлаучылар, иң тирән моң, хәсрәтле моң — бары тик Казан артында гына... Казан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән. Ерак җирләрдә гомер уздырып, яңадан Казан артына кайткач, шагыйрь туган ягы турында болай яза:
Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. «Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», —дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек». Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишеге белән саубуллашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чыгып китә. Алда ниләр көтә инде бу ятимне? Моны яшь Габдулла үзе дә, аны чанага утыртып алып баручы юньле, ипле кеше Алты-биш Сапый абзый да белми әле... Алда — һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, школалы, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек — Уральск шәһәре. Хуш, Казан арты... Чыганак: http://gabdullatukay.ru/tat/
Канатлар ныгый (1894-1907) Уральск шәһәре Чаган елгасы Урал елгасына килеп кушылган җирдә урнашкан. Шәһәрнең беренче ташы салыну елы Романовлар династиясенә нигез салыну елына — 1613 елга туры килә. Соңыннан, 1913 елда, Романовлар династиясенә 300 ел тулган көннәрдә, Тукай үзенең гражданлык позициясенең иң югары ноктасы булган таләпчән усал шигырен язар. Уральск шәһәренең 1775 елга кадәрге исеме — Җаек. Екатерина II — Әби патша — бөтен Россияне дер селкетеп алган Пугачев восстаниесенең иң ышанычлы үзәге Җаек булганын бик яхшы хәтерли һәм бу шәһәрнең исемен тарихта юк итәргә тели. Әйтергә кирәк, анда яшәүче гади халык телендә бу шәһәр исеме гел Җаек булып кала. Уральск шәһәре — сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр шәһәре. Дәүләт — империя өчен исә ул Урта Азия — Төркстан сахралары алдындагы капка, һәм шактый әһәмиятле капка. Бу капка Россия империясенең алда үткәреләчәк сәясәтенә ышанычлы терәк — казаклар кальгасы. Милли яктан чуарлык бик көчле: монда рус, казакъ, болгар-татар, украин, кыргыз, үзбәк, яһүди... Эчке Россия белән Урта Азияне тоташтыручы капка һәм әһәмиятле сәүдә юлларының өстендә корылган ныгытма буларак, монда тел белү, гыйлем өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Казакъ-кыргыз далаларыннан чимал җыю өчен, әлбәттә, алар белән аралашырлык сәләте булган татарлар сәүдә эшен җанландыру буенча беренче урында торалар. Баштарак бу далага вак сәүдә белән йөрүче Казан арты татарлары килеп чыга. XIX гасыр ахырларында, авылда икътисади изү бик нык көчәйгәч, Казан арты халкы Уральск — Троицк төбәгенә ябырыла. Уральскиның болгар-татарлары, нигездә, Казан арты — Әтнә — Кенәр — Дөбъяз — Арча төбәге халкы. Болар — сәүдәгәр (тире-яры белән эш итәләр), болар — тегүче, мехчы. Тукай барып урнашкан нигез дә Казан артыннан: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов... Ә Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»... Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума. Бик кызыклы әдәби язмышлар: XIX гасырның беренче чирегендә казачий войсковой атаман Мартемьян Бородинның улы Давид, Италиядән архитектор Дельмединоны чакыртып, Уральск шәһәрендә гүзәл бер бина төзетә. Ахырдан ул аны дәүләткә сата. Тукай укыган мәдрәсәдән ерак булмаган бу йортта тукталган кешеләр аның иҗатында ничектер аеруча зур роль уйныйлар. Әйтик, 1833 елның сентябрендә Уральскига коллежский асессор Владимир Иванович Даль (тел галиме, язучы) Пугачев тарихын өйрәнеп йөрүче Пушкинны алып килә, һәм алар шушы йортта тукталалар. Бу йортта шагыйрь В.А.Жуковский да булган икән. Ә Уральскида яшәгән бер графның улы белән Л.Н.Толстой бергә армиядә хезмәт иткән, һәм инде, язучы булып танылгач, 1862 елда үзенең яшьлек дусты янына кунакка килгән Толстой килү хөрмәтенә, озак та үтмичә, Уральск шәһәрендә бакча эчендә ротонда төзиләр. В.А.Жуковский, А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой — Тукайның остазлары. 1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә. Ике ел үткәч, Тукай моны искә алыр — Төркиягә китегез, дип киңәш биргән карагруһ министрларга шагыйрь болай дип җавап бирер: Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре; Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре! Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск большевиклары бу типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай 1905—1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла. «Шартлар» дигән мәкаләсендә ул: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатьтән пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм», — дип яза.Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор— Тукай. Кыскасы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә. Һәм 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Еллар, еллар... Чыпта белән капланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай — туган ягына өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик булып, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтып керә. Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты. Исәнме, Казан! Чыганак: http://gabdullatukay.ru/tat/
Фикерләр:
|
||||
Яңартылды Дүшәмбе, Май 06, 2013 10:23 |
Агымдагы рейтингы: 5Кайнар УНЛЫК!!!Популяр
Тавыш бирде: 1
Әлеге материалны бәяләгезче!: