• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Саба тарихына күз сал! PDF Бастыру E-mail
Якшәмбе, Май 23, 2010 07:24

Казан арты районнары, аерым алганда, Саба төбәге — тари­хи районнарның берсе. Саба ягында алтын, көмеш, бронзадан бизәнү әйберләре ясый белүче, итек-читекчелек, тегүчелек һ.б. һөнәрләр белән шөгыльләнүче, бабаларыбыз һөнәрләрен дәвам иттерә торган осталар яши.

Татар халык авыз иҗатында Саба авылының ничек төзелүе турында мондый риваят бар. Аны Саба районы Байлар Сабасы авылында Хуҗиәхмәтев Хәмидулладан Марсель Әхмәтҗанов язып алган.

Саба авылына бабайлар Казан янындагы Колык исемле авылдан килеп, Шайтан елга исемле авыл булган урынга килеп утырганнар. Куышлар корып шунда тора башлаганнар. Яз көне су буйлап йомычкалар агып килгәнне күргәч, якын-тирәдә авыл­лар барлыгын белгәннәр. Килеп утыручылар Мәмәт баба белән Шәрип баба исемле булганнар. Мәмәт баба башта килгән урын­ны ташлап, хәзерге Саба авылы урынына күчеп утырган. Аның нигезе хәзерге күпер янындагы тау башында булган, бер кыры­еннан бик шәп чишмә дә агып торган. Мәмәт бабалар куышлар ясап, анда агач савыт-саба кырып ятканнар. Шуннан авылга Саба исеме кушылган, имеш.

Саба елгасы ярына урнашкан Байлар Сабасы авылы элек Мә­мәт бушлыгы дип аталган. Бу авылга Буа районы Кырык Садак дигән авылдан Мәмәт Байкиев дигән кеше килеп утырган. Анда әле дә Маматовлар нәселе яши.

Саба халкы һөнәрчелек белән дә шөгыльләнгән. 1920—1930 елларда Сабада һөнәрчеләр саны түбәндәгечә була: савыт-саба ясаучылар — 15, көмешчеләр — 11, тире эшкәртүчеләр — 4, кибет тотучылар — 20, балта осталары — 4, умартачылар — 4.

Байлар Сабасында байлар, сәүдәгәрләр дә шактый күп була. 1928 елда Байлар Сабасында агачтан тулы булмаган урта мәктәп бинасы салына, ә 1931 — 1933 елларда анда кирпечтән 2 катлы мәктәп төзиләр.

Сугыш еллары авылга бик зур югалтулар алып килгән. Авыл­дан 462 кеше сугышка китә. Шуларның 221 е генә кире әйләнеп кайта.

Байлар Сабасында мәчет, мәдрәсә, урта мәктәп, татар гимна­зиясе, СПТУ, ике катлы зур мәдәният йорты, үзәк китапханә, балалар китапханәсе, элемтә үзәге, кибетләр, базар, хастаханә, даруханә, балалар хастаханәсе, теш больницасы, дүрт балалар бакчасы бар.

Саба балалар иҗаты йорты турында аерым әйтү кирәктер. Анда төрле түгәрәкләр, секцияләр гөрләтеп эшли. Монда балалар өчен иҗат итә торган композитор Саматов Сәйдәш үзе дә төрле уен коралларында уйный, балаларны да өйрәтә. Балалар үзләренең иҗат үзәгенә бик теләп йөриләр.Сабада картлар һәм инвалидлар йорты эшли. Анда хәзер 48 карт-карчык яши. Бу йортның директоры Раиф әфәнде бик ты­рыш, өлкәннәрне ярата торган кеше. Өлкәннәр өчен бу йортта бөтен уңайлыклар тудырылган.

Фикерләр:

Яңартылды Шимбә, Октябрь 08, 2011 09:09
 

Агымдагы рейтингы: 4.86Кайнар УНЛЫК!!!
Тавыш бирде: 7

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!