• Decrease font size
  • Reset font size to default
  • Increase font size

Ямьле Саба ягым-Мишәбашым

Белем алган туган мәктәбем.

Сиңа атап язар шигырьләрем

Сиңа баглап эшлим эшләрем!


 
Июнь
22,
2010
Изге Болгар җыены PDF Бастыру E-mail
Автор: Lion2005   

Беренче тапкыр 1989 елда үткәрелгән Изге Болгар җыенында елдан-ел күбрәк халык катнаша. Быел анда 15 меңләп кеше килгән иде. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1121 еллыгына багышланган бу җыенда Татарстан җитәкчелеге, Русия төбәкләрендәге дин әһелләре, Ислам илләреннән кунаклар һәм эшмәкәрләр катнашты. Җыен Яңарыш вакыфының рәсми чаралары белән үрелеп барды Миңтимер Шәймиев Болгардагы эшләрнең ике ел эчендә тәмамланачагын әйтте. Шулай ук анда Болгар табибы Таҗетдин әл-Болгари өйрәтүләренә нигезләнгән дәвалау йорты да булачак.  "Азатлык радиосы" мәкаләләреннән.

Җыенга безнең авылдан да берничә кеше сәфәр кылды. Сезгә әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.Аны сез фотогалереяләр җыелмасы бүлегеннән карый алырсыз. Әлбәттә әле яңа гына мәчеткә йөри башлаган укучы балалар өчен бу сәфәр тарихыбыз турында күп нәрсә сөйләгәндер.Шулай ук Республикабызның Көньяк-көнбатыш районнарының табигате белән танышу да кызыклы булгандыр. Ә инде олы яшьтәге әбиләребез өчен әлеге изге урынга бару берникадәр дәрәҗәдә Хаҗ кылуга тиң булгандыр.

Фикерләр:

Яңартылды Пәнҗешәмбе, Май 30, 2013 09:55
 

Агымдагы рейтингы: 5
Тавыш бирде: 1

Әлеге материалны бәяләгезче!:

Бик яхшы!5Яхшы!4Ярый!3Начар!2Бик начар!1

Мәкалә ошадымы? Ошаса дустыңа да тәкъдим ит!

Фикер өстәү